Көмеш кыңгырау

Хәтта исәнләшмибез дә

Минем иң якын дустымның исеме Алсу иде. Без аның белән балалар бакчасыннан бергә, ә якыннан дуслашуыбыз беренче сыйныфта булды. Барлыгы сигез ел дуслык, сигез ел күренмәс җепләр безне бәйләп торды. Мин аңа үземнең әниемә дә әйтмәгән йөрәк серләремне сөйли идем, аны иң якын кешеләремнең берсе дип саный идем.

 

Ярдәмчел, игътибарлы, гадел булуы белән ул миңа бик күп яхшылыклар эшләде һәм моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Алсу да мине якын дуска санагандыр дип уйлыйм, бәлки, мин үз-үземне алдыймдыр. Үзебез генә түгел, гаиләләребез дә дус. Җәй көне ел саен без әле аның авылына, әле минем авылыма кайта идек. Минем өчен ул туган кебек булды. Авылда вакытны гел бергә үткәрдек. Ә ул төне буе күңел ачып утырулар, күк йөзендә атылган йолдызларны күзәтү, теләкләр теләүләр... Ләкин ул вакытлар инде артта калды. Хәзер без чит кешеләр. Хәтта исәнләшмибез дә.

Бер көнне бергә утырып торганда, кинәт Алсуга кемдер шалтыратты һәм ул берни дә әйтмичә, шундук утырган җиреннән торып та китте. Мин нәрсә булганын аңламый да калдым. Бер-ике сәгать үтте, Алсу һаман юк. Мин аңа шалтырата башладым, әмма ул телефонын алмады. Өч сәгатьтән соң мин аның белән берәр нәрсә булгандыр дип әти-әниләренә шалтыраттым, алар Алсуны өйдә, диделәр. Дус кызым белән аның өе янында очрашырга сөйләштек. Җәйге кич иде. Яңгыр ява, эңгер-меңгер вакыт, Алсу чыгып каршыма басты. Мин аның күзләренә караганнан соң шундук нидер булганын аңладым. Ул миңа озак аңлатып тормады. «Миңа синең белән күңелле түгел, минем инде күптәннән яңа дусларым бар, бүтән без дуслар түгел», – дип борылып кереп китте. Күзләремнән яшьләр атылып чыкты. Ярты йөрәгемне кисеп алдылармыни... Күңелем бушлык белән тулды, күз яшьләре туктаусыз ага да ага. Өйгә кайттым. Өйдә песидән башка берәү дә юк. Кечкенә чактан ук авыр вакытларда йоклап китә идем. Монда да елаудан туктап, ятып йоклап киттем. Иртән дустыма шалтыратып, эчемдә җыелганнарны әйттем. Җиңелрәк булып китте. Бер ай буе көн саен Алсу турында уйлап йөрдем, ә аннары мин аны гафу иттем. Әйе, үземә яшәргә җиңел булсын өчен гафу иттем. Ике айлап вакыт үтте һәм ул миңа шалтыратты. Бик озак гафу үтенде, ә мин телефонны сүндердем. Белмим, ни өчен сүндердем икән ул вакытта, мин бит аны күңелемнән гафу иткән идем. Ә менә шалтыраткач, мин аның белән сөйләшә алмадым, әзер түгел идем. Бәлки, мин болай килеп чыгасын уйлап бетермәгәнмендер... Бәлки, Алсу, чыннан да, гаебен анлагандыр. Ләкин мин аның дуслыгына башка ышанмыйм. Әлегә менә шулай...

Алина Разиева, Чаллы шәһәре, 37нче мәктәп, 8нче сыйныф.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: