Көмеш кыңгырау

КАҺӘРЛӘНГӘН ЯЗМЫШ

...Менә 1943 елның февраль уртасында Гали Рәхимнең сеңлесе Зәйнәп апага хәбәр килә: абыегыз кайтты, ул йөрерлек хәлдә түгел, килеп алыгыз. Бичара, аны тагын элеккеге хатынының әнисенә кайтарганнар. Кайсы төрмәдән, кем китергән, болар - билгесез. …Гали Рәхимне («Борынгы татар әдәбияты тарихы» исемле гыйльми хезмәтләр авторы, күренекле фольклорчы, текстолог, драматург, шагыйрь, прозаик...

...Менә 1943 елның февраль уртасында Гали Рәхимнең сеңлесе Зәйнәп апага хәбәр килә: абыегыз кайтты, ул йөрерлек хәлдә түгел, килеп алыгыз. Бичара, аны тагын элеккеге хатынының әнисенә кайтарганнар. Кайсы төрмәдән, кем китергән, болар - билгесез.

Гали Рәхимне («Борынгы татар әдәбияты тарихы» исемле гыйльми хезмәтләр авторы, күренекле фольклорчы, текстолог, драматург, шагыйрь, прозаик һәм ниһаять, мәшһүр «Кәккүк»нең авторы!) кайнана йортыннан кул чанасына төреп утыртып, Әйнәп сеңлесенә алып киләләр (хәзерге Горький урамы, 4 йорт). Зәйнәп апа үзенең бертуган абыйсын танымый: абыйсының тәне тире белән сөяккә калган, аны корчаңгы, бет баскан. Аның гәүдәсе кәкрәеп каткан. Аны бүлмә уртасындагы «голландка» миченә сөяп утыртып куялар. Ләкин ягарга утын юк. Өс-башын алыштырырга бернәрсә юк, ашарга юк, аңа ипи карточкасы бирелми, Зйнәп апа эшкә киткәндә ул салкын өйдә, салкын мичкә сөялеп ялгыз, ач көе кала. Шуның өстенә һәркөн участковый килеп боларга бәйләнә: төрмәдән чыкканда Гали Рәхимне Казанда яшәү пропискасыннан мәхрүм иткән булалар. Һәм ул, Сталин законы нигезендә, Кукмара районында яшәргә тиеш икән…

...Гали Рәхимнең сеңлесе Зәйнәпнең сәламәтлеге бик мөшкел булганга, поликлиникадан бер врач аның өенә килеп йөри. Шундый визитларның берсендә ул төрмәдә кәкрәеп калган җан иясе Гали Рәхимне күреп шакката һәм аңа ярдәм кулын суза, дарулар китерә. Ләкин әйтә:

- Абыегыз өч атнадан артык яши алмас, - ди.

Ул врач кем булды икән? Бәлки ул әле исәндер?

Аның әйткәне рас килә, февральдә төрмәдән чыгарылган Гали Рәхим 3 мартта (1943 ел), сеңлесе Зәйнәп эштә вакытта, мичкә сөялеп утырган хәлдә катып үлә…

...«Халык дошманы»н кая, ничек күмәргә? Бәхеткә каршы, татар зиратында ул заманда миһербанлы татарлар булган әле. Кемне күмәсен сөйләп биргәч, эшне аңлаганнар. Шудай шәфкатьле ирле-хатынлы кешеләр (алар исәме икән?), мәетнең кем икәнен аңлаткач, урын тапканнар, кабер казышканнар. Авыру Зәйнәп апа, өлкән яшьтәге Габделхак ага кул чанасына утыртып (мәетнең гәүдәсен турайтып булмаган) карлы-буранлы март көнендә Горький урамыннан татар зиратына юл тотканнар…

Гали Рәхимнең кабере өстенә Зәйнәп апа белән Габделхак ага үзләре язып килгән такта утыртканнар. Әмма сугыш вакытында андый такталарны бистә халкы мич ягарга җыйган.

Татар халкының бөек улы Гали Рәхим - каберсез, кадерсез…

Тарих бар, аның кануннары бар. Гали Рәхим, Җәмал Вәлиди, Газиз Гобәйдуллиннарның билгесез каберләре бар. Ә ул каберләр безнең чәчәкле лоджияле, верандалы дачалардан, безнең абруйлы исемнәрдән көчлерәк.

Көчлерәк…

(Мөхәммәт Мәһдиевнең «Каһәрләнгән язмыш» мәкаләсеннән, 1992 ел)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: