Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Экологик квест

2018 елның 15 сентябрендә 150 илдә, шул исәптән Россиядә, бөтендөнья чисталык көне уза. Бу көнне шәһәрдә  “Чиста бит” экологик хәрәкәте масштаблы экологик уеннар планлаштыра.

Яр Чаллыда экологик квест оештыралар

   

        "Өмә форматы шундый вакыйга өчен күңелсезрәк булыр дип уйладык, ә менә “Чиста уеннар” – бу чын-чынлап барлык яшьтәге шәһәрдәшләребез өчен дә күңелле һәм мавыктыргыч чара булачак. Бу өмә түгел, ә тулысынча шәһәр квесты, анда актив катнашучылар призлар алачак, моннан тыш, дәртле музыка астында пикник оештырылачак”, - дип хәбәр итте “Чиста бит” экологик хәрәкәт җитәкчесе Рәзилә Сәхәбиева. 

        Катнашучыларга аерым җыелган калдыклар саны, табышмаклар чишү, бәйге биремнәрен үтәү буенча ярышырга туры киләчәк. Чарада төрле яшьтәге шәһәрдәшләр катнаша ала, тик алдан үз командаңны теркәргә кирәк.

        ГЭСта экоквест  12.00 сәгәтьтә кыңгыраулы күпер территориясендә «Жемчужина» санаториясе ягында узачак. Уеннар турында яңалыклар белән Вконтакте челтәренең әлеге төркемендә танышырга мөмкин.

http://nabchelny.ru/news/33549

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев