Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Фән төне" оештырыла

Танылган хоккейчы Данис Зарипов белән үләндә хоккей уйнау һәм “Кванториум” мәйданчыгын да карау мөмкинлеге тудырылачак.

14 июнь көнне Чаллыда КФУ каршындагы Инжиниринг үзәгендә “Фән төне” дип исемләнгән үзенчәлекле кичә узачак. Бирегә балаларны һәм аларның әти-әниләрен чакыралар. Мондый үзенчәлекле чара шәһәребездә беренче тапкыр үткәрелә. 

Балалар төрле фәнни тәҗрибәләр ясарга, компьютердагы график программаларда открытка ясарга, арт-терапия алырга, компьютер уеннарында уйнарга чакыралар. Моннан тыш кичәдә танылган хоккейчы Данис Зарипов белән үләндә хоккей уйнау һәм “Кванториум” мәйданчыгын да карау мөмкинчелеге тудырылачак. Шулай ук ул көнне “Мәгълүмати кафе” һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. “Фән төне” кичке сәгать алтыда үз эшен башлый.

Чарага керү бушлай, алдан менә монда гариза тутырырга кирәк 

https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScSGIG3Yfc4m9P4hW8KS3rpWprqjYYFsS2rcZt4RZT_lg_boA/viewform

чыганак http://nabchelny.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев