Көмеш кыңгырау

Бәхетле булу серләре

Кешенең бәхетле булуы, гадәттә, йөзенә чыккан була. Гел елмаеп, балкып торган танышларың бармы? Бәхетлеләр инде алар.

Адәм баласы үзен кайчан бәхетле хис итә икән? Дөресрәге, бу бәхет тойгысын ничек югалтмый сакларга? Әйдә, шул турыда сөйләшәбез.

Бәхетле булу өчен беренче чиратта:

Бүгенге көн белән яшәргә кирәк!

Кичәге көн, үткәндәге борчу-проблемалар онытырга, ә киләчәк турында алдан ук борчылып тормаска. Чөнки күпме хәсрәтләнсәк тә, артка таба барыбер барып булмый, ә иртәгә ни буласын дөньядагы бер генә адәм заты да алдан белми.

Ешрак елмаерга!

Син иртән торгач, нәрсә турында уйлыйсың? “Ай, бу көн дә башланды инде” дипме? Баланы торгызырга, юындырырга, ашатырга, бакчага илтергә, аннан тәмам арып эшкә барып утырырга кирәк. Бу ыгы-зыгыда, билгеле инде, елмаерга да оныткансыңдыр. Йокыдан уянуга беренче эш итеп елмаерга өйрән. Өйдә, урамда, балалар бакчасында, эш урынында – син һәркайда елмаерга тиеш. Сүз уңаеннан - әни кешенең күңелсез йөрүе балаларны да күңелсезләндерә...

Проблемалар турында күп уйламаска!

Дөньяда проблемасыз кеше булмый. Бер үк төрле күңелсез уйлар белән башыңны әйләндермә. Алда торган эш-мәшәкатьләрне мөмкинлектән чыгып кына чишәргә тырышырга кирәк. Ниятең барып чыкмаса да, өметсезлеккә бирелергә ярамый. Дөнья гел бер урында тормас. Димәк, синең өчен дә уңай вакыт киләчәк. Һәр үзгәрешне, яңалыкны яхшыга юрарга өйрән.

Курыкмаска!

Бәхетле кеше курку хисеннән азат була. Ул үзен теләсә-нинди ситуациядән чыгар сыман итеп тоя. Һәм чыга да! Ә без ниндидер даими курку эчендә яшибез. Җитәкчеләрдән куркабыз, эшсез калудан куркабыз, гаиләнең таркалуыннан куркабыз, балаларның ЕГЭларыннан 3-4 ел алдан ук курка башлыйбыз. Иң кызыгы – бу куркуларның күбесе нигезсез була. Бер минуттан соң нәрсә буласын да белми кеше, әмма фантазиясен эшкә җиңеп, күңелен алдан ук булырга мөмкин хәвефле хәлләр белән “тутыра”. Бәхеткә, билгеле, урын да калмый...

Көнләшмәскә!  

Безгә бәхетле булырга көнчелек тә комачаулый. Кешенең уй-хисләрен, мәшәкатьләрен, проблемаларын бөтенләй  белмибез, әмма читтән карап, аның тормышын үзебезнеке белән чагыштырырга яратабыз. Һәм ирешкән уңышларыбызны, сөенеч-куанычларыбызны шул рәвешле үзебез үк юкка чыгарабыз. Камиллекнең, биеклекнең, дан-дәрәҗәнең чиге юк, шуңа күрә ул берүзе генә бәхет күрсәткече була алмый.

Башкаларны контрольдә тоткаска!  

Иреңнең эше бармый, малаең үз урынын таба алмый, кызың егетләрдән уңмый, ә син җиң сызганып, бу проблемаларны чишәргә алындыңмы? Ярамый! Башкаларның проблемаларын үз өстеңә алудан сакланырга кирәк. Бердән, моның өчен рәхмәт ишетмәссең, ә менә үпкә белдерүчеләр җитәрлек булыр, икенчедән, син канат астына сыендырган якыннарың тора-бара “өстеңә үк менеп утырыр”. Кешенең һәр адымын тикшереп торып, без аны мөстәкыйльлеген бетерәбез, үз-үзенә ышанычын югалтырга мәҗбүр итәбез. Әмма аннан да яманы – үз тынычлыгыбызны югалтабыз.

Никадәр генә яратсаң да, кешеләрне, бөтен проблемалары-ниләре белән, үзеңнән “җибәрергә”, “азат итәргә” кирәк. Алар үзләре яшәргә өйрәнер, ә сиңа бу дөньяларда яшәве күпкә җиңеләер.

Язмышыңа рәхмәтле булырга!

Яшьлек хыялларыңны искә төшер әле. Яртысы да тормышка ашмаганмы? Әмма бу күңелсезләнер өчен сәбәп түгел. Син инде яшьлектәгедән акыллырак, һәр көнеңнең Ходайдан бүләк икәнен яхшы беләсең. Язмышыңа, якыннарыңа, дусларыңа, кешеләрнең җылы сүзләренә, кылган игелекләренә  – барысына да рәхмәтле бул. Дөнья шулкадәр матурланыр!

Конфликттан чыга белергә!

Бу дөньяда гаделсезлек булып тоелырдай күренешләр җитәрлек. Аларга каршы көрәшеп вакыт әрәм итмә. Барысын да әйләнеп узып, үз юлыңны салырга тырыш. Эмоция бер генә мәсьәлә дә хәл ителми. Ә катлауланырга мөмкин.

Яратырга!

Иреңне, балаларыңны, туганнарыңны, дусларыңны ярат. Ярату дөньяны якты, кешеләрне яхшы итеп күрергә ярдәм итәр. Сиңа карап, башкалар да үзләрен бәхетле хис итсен!

Ризидә Гасыймова әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: