Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Бүген әниемнең көне, әниемнең бәйрәме!

8нче Март бәйрәменә сценарий.

Катнашалар: тәрбияче, Гүзәл, балалар, кунаклар. 
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бүген Гүзәл бакчага беренче булып килгән. Ул тәрәзәдән тышны күзәтә. 
Гүзәл: 
Карагызчы, күрегезче, 
Кояш көлә иртән үк. 
Әниемнең күзе төсле, 
Нинди зәңгәр аяз күк. 

Тәрбияче: 
Әйе, Гүзәл, табигать тә 
Йокысыннан уяна. 
Кош та сайрый чут-чут итеп, 
Яз килгәнгә куана. 

Бүген бәйрәм, бүген шатлык, 
Бүген җирдә тантана. 
Кадер-хөрмәткә лаеклы 
Безнең илдә һәр ана. 

Гүзәл: 
Март аенда, яз аенда 
Бар гүзәлләр бәйрәме. 
Әниләргә бүләк булыр 
Гөл-чәчәкләр бәйләме. 

Икәүләшеп вазаларга чәчәкләр утырталар. 
Бераздан кунаклар җыелышып бетә. Балалар уртага ярымай сыман тезелеп басалар, кулларында шарлар. Аларга матур сүзләр язылган. 

Тәрбияче: 
Кадерлеләр, әниләр! 
Сезне котлый нәниләр. 
Теләкләрнең нурлысын 
Тели сезгә нәниләр. 

Балалар бергә: 
Кулымдагы матур шарым 
Китә күрмәсен очып. 
Бәйрәм көнне әни сине 
Үбим әле бер кочып. 

Балалар әниләрне кочып үбеп, шарларын бүләк итәләр. 

Тәрбияче: 
Туган йортның беркайчан да 
Учагы сүрелмәсен. 
Әниләрнең күзләреннән 
Яшьләре түгелмәсен. 

Әткәй, әнкәй өйдә чакта 
Утырыгыз серләшеп. 
Кайгы-хәсрәтләр килмәсен, 
Бергә яшик гөрләшеп. 

Нәниләр әниләренә багышланган шигырьләр сөйлиләр. 

1-бала: 
Бүген әниемнең көне – 
Әниемнең бәйрәме. 
Әти белән әзерләдек 
Матур чәчкә бәйләме. 

Түземсезлек белән көтәм 
Дәресләре беткәнен. 
Әни әле белмидер дә 
Ямьле табын көткәнен. 

2-бала: 
Мин әтине яратам, 
Мин әнине яратам, 
Алар кебек булганга 
Үземне дә яратам. 

Әни эшли аръякта, 
Әти эшли биръякта. 
Эшләре күп булганга 
Әйткәнем юк бу хакта. 

Менә тагын аз гына, 
Яратуым артсын да, 
Уйларымны әйтермен 
Алар эштән кайтсын да. 

3-бала: 
Әнием минем гөлләр ярата, 
Күршеләргә дә орлык тарата. 
–Үстерегез, – ди, –нәфис гөлләрне, 
Алар матурлый безнең көннәрне. 

4-бала: 
Әни, синең бәйрәмне 
Көтәм инде мин күптән. 
Моннан ары беркайчан 
Көйсезләнмәмен бүтән. 

Кулдан әллә ни килми, 
Мин әлегә бәләкәй. 
Шигырь ятлап сөйләгәч, 
Итәрсең син чәбәкәй. 

5-бала: 
Безнең өй матур, безнең өй ямьле. 
Әни пешергән ризыклар тәмле. 

Матур киемнәр аласың миңа, 
Ярдәмләшермен гел генә сиңа 

Әни, аз гына сабыр ит инде, 
Үсеп җиткәнне бераз көт инде. 

6-бала: 
Кояш чыкканчы ук әни 
Аяк өстендә, 
Тавык чүпләп бетмәс эшне 
Башкара көндә. 

Без торганчы пешеп чыга 
Майлы коймагы, 
Кай арада аертылган 
Тәмле каймагы. 

Чәпелдәтеп авызларны 
Каймак ашыйбыз. 
Һәр иртәне әни дигән 
Сүздән башлыйбыз. 

Әти булгач, әни булгач 
Яшәве рәхәт. 
Безне карап үстерәсез – 
Сезгә зур рәхмәт. 

7-бала: 
Әтием көн дә 
Мәктәпкә китә, 
Әнине өйдә 
Күп эшләр көтә. 

Ярдәмләшергә 
Мин дә тырышам, 
Кулдан килгәнчә 
Аңа булышам. 
Идән себерәм, 
Чынаяк юам, 
Пималарымны 
Кибәргә куям. 

Чәчләремне дә 
Мин үзем тарыйм, 
Кечкенә генә 
Энемне карыйм. 

Әни көн буе 
Эшли дә эшли, 
Ә эш дигәнең 
Һич кенә бетми. 
Булмаса, бераз 
Ял ит әнием, 
Калганын эшләр 
Кайткач әтием. 

8-бала: 
Елмаеп тора 
Аның күзләре, 
Күңелгә якын 
Әйткән сүзләре. 

Таң беленүгә 
Эшкә йөгерә, 
Аптырыйм моңа, 
Ничек өлгерә. 

Матур чәчләрен 
Җилләр тарата, 
Әнием сине 
Бик-бик яратам. 

Бәйрәм шул рәвешчә, 
җыр, бию белән үрелеп, дәвам итә. 

Тәрбияче: 
Бәйрәмнәрдә күңелле дә 
Ләкин бик тиз үтәләр. 
Әниләрне әле өйдә 
Әтиләр бит көтәләр. 

Һәркайсының күңелендә 
Әйтелмәгән теләкләр. 
Кулларында әзерләнгән 
Матур-матур бүләкләр. 

Бәхет, шатлык, сәламәтлек 
Телибез сезгә бүген. 
Кара болыт капламасын 
Гаиләгезнең күген. 

Ә хәзер инде бергәләп, 
Тәмләп чәй эчеп алыйк. 
Һәрчак шулай бик тә якын 
Дус-ишләр булып калыйк. 

Бәйрәм күңелле чәй табыны белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев