Көмеш кыңгырау

АТА ҺӘМ УЛ

Рөстәм Галиуллин - талантлы яшь язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. Рөстәм - Арча районы Наласа авылыннан. Тырыш, максатчан, үзфикерле егет ул. Тормыш иптәше Эльвира белән сокланып туймаслык Камилә исемле кыз һәм Ирхан атлы ул үстерәләр. Укучыларыбызга Рөстәм Галиуллинның кызыклы бер хикәясен тәкъдим итәбез. Кар ишеп...

Рөстәм Галиуллин - талантлы яшь язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. Рөстәм - Арча районы Наласа авылыннан. Тырыш, максатчан, үзфикерле егет ул. Тормыш иптәше Эльвира белән сокланып туймаслык Камилә исемле кыз һәм Ирхан атлы ул үстерәләр. Укучыларыбызга Рөстәм Галиуллинның кызыклы бер хикәясен тәкъдим итәбез.

Кар ишеп ява. Иртә таңнан котырына башлаган буран, караңгы төшүгә карамастан, һич кенә дә тынычланырга уйламый. Җитмәсә, суытканнан-суыта бара. Башына куян бүреген батырып кигән, калын бишмәте аша бөкресе беленеп торган, аягындагы «чүчинкә»сен авырдан сөйрәбрәк атлаган Галим карт урыс капкасын, инде шактый өелергә өлгергән кар көртеннән арындырып, җырлатып ачты да, тыгызланып, катылана башлаган карны усал шыгырдатып, урамга чыкты.

Авыл урамында бернинди хәрәкәт сизелми, гүя җиһанда бары нишләгәнен белми уйнаклаган, бәргәләнгән кар бөртекләре генә тереклек итә. Еракта, урамның иң очындагы бердәнбер баганадагы ут та шулкадәр тонык ки, Галим карт аны пәрәвез җепселләредәй бөтеркәләнгән кар бөртекләре аша көч-хәл белән шәйли алды.
-Ярый әле авылга керә торган юл буендагы багана яктырта икән,-дип куйды ул. Йөзен рәхимсез камчылаган вак һәм җитез кар бөртекләреннән кул аркасы белән ышыкланган килеш, шул тарафны беркавым күзәтеп торды да өйгә таба атлады.
-Болай буранлап торса, иртәгә бөтенләй үк күмелеп калуы бар,-дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, капкасын төбенә кадәр ачык калдырды. Шуны гына көткәндәй, урамда арлы-бирле сугылып йөргән кар бөртекләре ургылып Галимнең ишегалдына үтеп керде дә, туфрак тузанын «биетә» торган «пәри туе» сыман зыр-зыр әйләнгәләргә тотындылар һәм чолан ишегенең тоткасын тартканда, каһкаһәле көлгәндәй, аның йөзен камчыларга өлгерделәр.
-Күренмиме?-Зәкия карчык бу сорауны бүген әллә ничәнче тапкыр кабатлады инде.
-Юк шул,-диде Галим карт ишетелер-ишетелмәс кенә. Ул үзен нигәдер гаепле тойды.
Зәкия карчык, караватының тутыккан тимер пружиналарын шыгырдатып, икенче ягына әйләнеп ятты.
-Шалтыратырыең...-диде Галим кыяр-кыймас кына.
-Әйтеп торам лабаса алмый дип. Син урамда чакта да әллә ничә җыйдым. Телефондагы марҗа үзенчә такылдап тик тора.
Ал арга кесә телефонын уллары Гомәр биргән иде. Авылга кунакка кайткач калдырды ул аны.
-Мин бүген Казанда, иртәгә-Мәскәүдә. Эшем шундый. Кесә телефоны аша хәбәрләшеп тормасак, тәмам югалтырсыз,-диде.
Галим белән Зәкия, калын кысалы күзлекләрен киеп, малайларының ян-ягына утырдылар да, җитди кыяфәт чыгарып, шул «тартма»ның кайчан телефон рәсеме уелган яшел төймәсенә, кайчан кызылына басарга кирәклеген өйрәнделәр. Тырышлыклары бушка китмәде: шул телефон аша алар атнасына бер тапкыр булса да газиз улларының тавышын ишетә башладылар. Зәкия карчык әйтмешли, бу уенчык, карт белән карчыкның балалары кебек булды. Алар аны инде төсе уңган, ишекләре асылынган шкафларының иң түренә-яшь вакытларында икесе бергә төшкән кадерле фотолары торган урында гына тоттылар. Зәкия кибет тирәсендә йөреп кайтса да, Галим лапас тирәсендә әйләнеп керсә дә, өй бусагасын атлап кергәч әйтелгән сүзләре бер булды:
-Телефон шалтырамадымы?
Соңгы тапкыр Гомәр белән атна-ун көн чамасы элек сөйләшкәннәр иде.
-Авылны сагындым. Сезне дә бик күрәсем килә. Яңа ел кичендә кайтам, көтегез,-диде уллары.
Моңарчы телефон аларга тугрылыклы хезмәт итте. Бүген генә менә, иң кирәкле вакытта һич тә элемтәгә кереп булмый үзе белән.
Галим, аптыраганнан гына, телевизорын кабызып җибәрде.
-Акыртмасаң ие шуны! Тавышы башка каба, сүндер!-дип мыгырданды карчыгы.
Һичнинди уйсыз бушлыкка карап утыра торгач, Галим бүген генә дә кат-кат укылган, инде җөмләләре ятланып беткән район гәҗитен янә кулына алды.
-Шыгырдатмасаң ие шуны!-дип кычкырып җибәрде бу юлы Зәкия карчык, башын мендәрдән калкытып. «һай, усал да соң син бүген, карчык»,-дип уйлады эченнән генә Галим.
Хәер, Зәкия элек тә юашлардан түгел иде. Тик картая барган саен, аның холкы да кырысланганнан-кырыслана бара шикелле. Әле Галим ир уртасы чагында, тавышын күтәреп җикеренеп алгалаганда, Зәкиянең күзенә аз булса да курку йөгерә, зәһәре дә басыла төшә, торган иде. Гомәрне ничек тыңлатырга белмәгәндә дә: «Әтиең ачулана»,-дип, шелтәләп алгалый иде. Гомәр үсеп җитеп, авылдан чыгып китүгә, йортка Зәкия тулы хуҗа булды да куйды. Күршедәге җор телле Җәвит абзый, пенсиягә чыгып, «картлач» дигән исемгә рәсми төстә лаек булгач:
-Галим, без, ирләр, балаларны үстергәндә, җегәрле чакта гына дилбегәне үзебезчә уйната алабыз икән. Аркаңа бөкре чыккач, кияү-киленнәр пәйда булгач, фәрманны карчыклар бирә башлый икән,-дигән иде-сүзләре раска чыкты. Өйдә икәудән-икәү генә торып калгач, Зәкия карчык кирәксә-кирәкмәсә дә пырларга өйрәнде, Галимнән гаеп табарга гына торды. Кая ул элеккечә: «Ашың тозсызрак булган, чәең артык кайнар»,-дип җиңелчә генә төрттереп алулар? Алла сакласын, хәзер тузынып ташлый, гомер ишетмәгәнеңне ишеттерә.
Җәвит абзыйны бик хөрмәт итсә дә, аның белән бер тапкыр сүзгә килгәннән соң, һаман кичерә алмый Галим. Бервакыт аларның тавыклары Җәвит абзыйлар әтәченә ияләшеп, йомыркаларын күршедә сала башлады һәм ике арада низаг килеп чыкты. Галим һич тә вакланырга теләмәгән иде. Бары Зәкиянең сүзен тыңлап кына, Җәвит абзыйга шул йомыркалар хакында сүз катты. Сүз арты сүз китеп, күршесе аның йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра салды:
-Сиңа тавык тикшереп йөргәнче Зәкияңне карарга иде. Гомәреңне үз балаң дип беләсеңме әллә? Суйган да каплаган зимагур Хәйдәр бит! Алма агачыннан ерак тәгәрәми, ди. Хәйдәрне атасы анасына калдырып киткән булса, ул да үз баласын бар дип тә белми. Гомәр дә нәсел гадәтен ташламый. Әнә ничә ел инде әле тегендә, әле монда бәргәләнеп йөри... Атна буе Галим беркем белән сөйләшмәде. Зәкия карчык тәмам аптырашка төшеп, ни уйларга белмәде: «Әллә алышындымы карт?».
Көннәр буе лапаста тулганган Галим колагыннан исә Җәвит абзый сүзләре китмәде: «Зимагур Хәйдәр малае!». Галим үсмер чагында да, егет булып җиткәч тә кызлар күз уңында булмады. Эштән башканы белмәгән, яше утызның теге ягына чыккан Галим сазаган кыз исеме ябышкан Зәкиягә әнисе димләгәнгә генә өйләнде. Дөрес, ул чакта авылда, Зәкия Хәйдәрне көтә, зимагур гына аны алып китүне сузып йөри, дигән сүзләр таралган иде. Үзе дә бозау кебек юаш ир белән гомер кичергән әнисе гайбәтләрне колагына алмады-малае белән Зәкияне кавыштыруга иреште.
Коры иде Зәкия. Аннан битәр Галим хатынын сөеп кинәндермәде. Әллә шуңа Зәкия Гомәрне тапканнан соң, башка бала алып кайта алмадымы, әллә теләмәдеме? Галим дә мәсьәләне кабыргасы белән куймады. Гомәр гаиләдә бердәнбер бала булып үсте.
-Ник әле мин тәрбияләп үстергән малай зимагур Хәйдәрнеке булсын ди?-Галим йодрыкларын йомарлады. -Шөкер, Зәкия тугрылыклы хатын булды, кеше телендә ул-бу ишетелмәде.
Мондый уйлар өермәсенең ахыры нәрсә белән тәмамланган булыр иде, билгесез. Шул атна ахырында Гомәр авылга кайтты. Аның уртачадан калкурак какча гәүдәсенә, ике колагы тырпаеп торган озынча башына, ике калын кашы астына яшеренгән яшькелт күзләренә, әллә каян балкып торган ике эре куян тешенә сынап карап, ул малаенда үзенең егет чагын эзләде. Капкадан керә-керешкә Гомәр, елмаеп, аңа ике кулын сузып:
-Исәнме, әти!-дигәч, аны хәсрәткә салган уйлары таралды да төште...
Шулай да Хәйдәр озак еллар чит җирләрдә яшәп, картлык көнендә авылга кайтып егылгач, Җәвит абзыйның сүзләре хәтеренә килеп, тагын бер үртәлгән иде ул. Урамда Хәйдәрне очраткач та, Гомәрне күз алдына бастырып, охшаш якларын эзләп, җанын телгәләде. Әнә зимагур Хәйдәр урам буйлап килә. Элек ул кордашларыннан бер башка озын булып аерылып тора иде, хәзер, әнә, шактый ук чүккән. Башын да элеккечә, менә мин кем, дип артка чөеп йөрми икән, карашын җиргә төбәгән. Көмеш йөгергән чәчләре әле куелыгын югалтмаган, чуалып-тузгып, тәртипсез булып маңгаена сибелгәннәр. Ябык иңсәләре авыр йөк күтәргәндәй салынып төшкән, шуңа да ул бөкресе чыккан бер гарипне хәтерләтә. Йөзен тирән эзле җыерчыклар сырып алган, чал кергән мыеклары нәүмиз генә аска караган... Юк, бу һич тә аның янып торган малаена охшамаган! Көннәр үткән саен үзен җиңә барып, Гомәрнең үзенеке икәнлегенә инанып, тынычланып калды. Хәзер зимагур Хәйдәр кызганыч бер бәндә иде аның өчен. Бичара, шәһәр арты шәһәр алыштырып та әллә ни мантымаган икән. Беркөнне кибет янында ирләргә зарланып торганын үзе ишетте:
-Ярый әле минем кан особый. Сирәк кешедә була торган группа. Акча бөтенләй калмагач, шуны больницага биреп, акча эшләштергәлим...
-Сиңа әйтәм, әй, карт дим, капкага орындылар бугай...-диде Зәкия карчык, ике кат салынган мендәрдән башын күгәрә төшеп.
Галим карт күлмәкчән генә ишеккә ташланды.
-Җил кага ла,-диде ул, әйләнеп кергәч.
Карчыгына кызгануны караш ташлады, һай, кинәт кенә йөрәге тотты шул үзен. Гомәрнең кайтуын көтеп, артык җилләнеп йөрүе ярамадымы, әллә буран башлангач, кан басымы кисәк күтәрелдеме-аңламассың. Иртәдән бирле урын өстендә ята.
-Гомәр кайтты бугай,-дип, кабат калкынды Зәкия карчык. Чыннан да, ишек дөбердәткән тавыш ишетелде. Зәкия-каян көч тапкандыр?-торып утырды да яулыгын рәтләргә кереште. Кагучы кеше- күрше Җәвит абзый малае-Мансур иде.
-Галим абзый, Гомәр машинасы белән ауган бит,-диде ул, Зәкия карчык ишетә күрмәсен дип, салкыннан туңган иреннәре арасыннан сүзләрен кысып чыгарды.
-Һай, балакаем, исәнме ул?-Каян ишеткән диген, Зәкия карчык ишек катына килеп басты.
-Исәнен исән. Хәле бераз авыррак. Берничә тапкыр әйләнеп, ахырдан баганага сыланган. Каны да шактый аккан...
-Кайда ул?-диде Галим карт, аны бүлдереп.
-Бальниста. Мин Казаннан кайтып килә идем, карасам-юл кырыенда машиналар өелешкән. Гомәрне шунда танып алдым. Алып киткәннәрен үзем күрдем...
-Һай, балакаем, Гомәрем!..-Зәкия карчык илереп елый башлады.
-Аның хәле бик авыр бугай, Галим абзый. Әйдә, бальниска барыйк. Мин машина белән.
Галим карт, ярсулы тизлек белән чөйдәге шактый тузган бишмәтен җилкәсенә элде, киез итекләрен киде дә, бүреген кулына тотып, Мансурга иярде.
-Син кая? Мин дә!-Зәкиянең кабалана-кабалана ишектән чыгып килүен күреп, Галим карт кире борылды. -Галим абзый, соңга калмагаек,-дип кычкырды Мансур.
-Хәзер, хәзер. Карчык, син тынычлан, чәеңне әзерләп безне көтеп тор. Гомәр белән кайтып та җитәрбез,-дип сөйләнде ул һәм ачык ишек аша урамга атылды.
Урамны кар баскан. Мансур машинасын авыл башында калдырган икән. Шунда кадәр ничек атлаганын, хастаханәгә кайчан килеп җиткәнне Галим карт хәтерләми. Юл буе кайсыдыр явызы зур, алагаем тимер торба белән башына сугып баргандай булды. Шул «даңк-доңк» килгән тавыш эчендә: «Ни өчен? Ник? Улым, Гомәр!»-дигән сүзләр бәргәләнде...

***
...Хастаханә ишеген кайчан ачып керде алар, сакта торган каравылчы аша ничек Гомәр яткан реанимация палатасына үтеп керә алдылар-үзләре дә аңышмый калдылар. Мансур, Галим карт һәм аларны туктатырга тырышкан каравылчыны палата ишеге төбендә күреп, дежур табиб-ак халатлы, бер як бите буйлап озын гына җөй сузылган урта яшьләрдәге ир һәм шулай ук ак киемле шәфкать туташы бермәлгә югалып калдылар.
-Чү, тынычланыгыз, бар да яхшы,-диде кизү табиб.-Хәзергә чыгып торыгыз, комачаулыйсыз! Шәфкать туташы Галим картның кулларыннан алып, Мансур җилкәсеннән тотып, сак кына ишеккә таба атладылар.
-Исәнме ул?!-дип сыкранды Галим карт.
-Тынычланыгыз,-дип табиб сүзен кабатлады яшь кыз-шәфкать туташы.
-Улым, Гомәр!..
-Тынычланыгыз, дим. Коридорда көтегез!
Озын, тар коридордагы урындыкка чыгып утыргач та, Галим карт тынычлана алмады, аңа һава җитмәде, йөрәге какты, башы әйләнде.
-Ул күп кан югалткан. Без аңа резервтагы канны җибәрдек, яраларын бәйләдек...
-Исән калачакмы?-дип бүлдерде ул шәфкать туташын.
-Әлбәттә,-диде кыз.-Ул вакыт-вакыт аңына килеп ала. Акыллы егет икән, күзен ачкан арада үзенең кан төркемен әйтеп өлгерде. Улыгызда сирәк очрый торган кан-дүртенче төркем. Ярый әле хастаханәдә кан бар. Өстәвенә шул төркемдәге донорларны алырга машина җибәрдек, хәзер алар да килеп җитәр.
-Әйдәгез, канны миннән алыгыз!-диде Галим карт.
-Сезнең тәгаен дүртенче төркемме?
-Шулайдыр. Мин аның әтисе бит! Әйдәгез...
-Тынычланыгыз! Донорлар килеп җитә дидем бит.
-Мин аның әтисе, кан бер!...
-Туктагыз, зинһар."Алай гына түгел ул, абый, ата-ана белән баланың кан төркеме төрлечә дә булырга мөмкин...
-Галим абзый, тынычлан,-дип сүзгә кушылды Мансур да.
-Миннән алыгыз!-дип үз сүзен тәкърарлады Галим карт,-Мин аның әтисе!
-Аның умыртка сөягенә һәм эчке әгъзаларына да зарар килгән. Хәзер баш табиб белән хирург та килеп җитәчәк,-дип пышылдады кыз Мансурның колагына.
-Нишләп сез миннән кан алмыйсыз?-дип сикереп торды миңгерәүләнгән Галим карт.
-Булды, Галим абзый, тынычлан,-дип, Мансур аны кире урынына утыртты.
Шәфкать туташы палатага кереп китте.
-Улым, Гомәр...-дип ыңгырашты Галим карт.
Шулчак коридорга шаулап бер төркем килеп керде. Алар арасында зимагур Хәйдәр дә бар иде. Килә-килешкә өс киемнәрен коридордагы урындыкка селтәп атып, күлмәк җиңнәрен терсәккә кадәр күгәрделәр.
-Сез менә монда керегез,-дип, ак халатлы ханым зимагур Хәйдәрне Гомәр яткан палатага кертеп җибәрде.
Галим карт Мансурның кулыннан ычкынып, ук кебек ишеккә ташланды.
-Менә монда ятыгыз,-дип, кизү табиб Хәйдәргә Гомәр караваты янәшәсендә хәзерләнгән урынны күрсәтте. Күзләрен палатаның ак түшәменә баккан килеш тын калган Хәйдәр тирәсендә табиб белән шәфкать туташы мәш килә башлады. Шулчак Гомәр авыр ыңгырашып куйды.
-Улым!-диде Галим карт, аңа атылып.
-Тынычланыгыз! Дәшмәгез!-диде табиб усал гына.
-Әти...Ә-ти...
-Гомәр!
-Ә...ти...и,-соңгы көченә бер талпынды да Гомәр тынып калды. Авыраеп калган башы акрын гына Хәйдәр яткан якка салынып төште.
-Улым!-дип ыңгырашты Галим карт.
Куркып калган Хәйдәр күзен әле табибка, әле Галимгә, әле кызга йөгертте. Шәфкать туташы тиз генә исен җыеп, Хәйдәр беләгенә шприцны кертә башлады.
Палатада тынлык урнашты. Бары Галим генә мизгел эчендә тараеп, кечерәеп калган җилкәсен дерелдәтеп, бирчәйгән, яргаланган, сөякчел кулларын калтыратып, эзләре тагын да тирәнәеп киткән җыерчыкларын, кытыршы ияге һәм яңакларындагы ак төкләр арасына тәгәрәгән эре яшь бөртеген күрсәтмәскә тырышып, тавышсыз гына сулкылдый иде. Иреннәре исә ерактан, әллә кайдан ишетелгән кебек иңрәүле авазларны пышылдады:
-У-л-ы-м, У...Л...Ы...М...


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: