Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

41 нче мәктәп укучыларыннан күчтәнәч

Исәнме, иң күңелле һәм яратып укый торган газетабыз «Көмеш кыңгырау»! Ниһаять, көтеп алган ямьле яз айлары да килеп җитте. Яр Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләп килүче «Ак каурый» яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәгенә йөрүчеләр сезгә язгы сәламнәрен юллый һәм өр-яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итә. (Җитәкчеләре: Гөлия Наил кызы Вагыйзова) Иң матур...

Исәнме, иң күңелле һәм яратып укый торган газетабыз «Көмеш кыңгырау»! Ниһаять, көтеп алган ямьле яз айлары да килеп җитте. Яр Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләп килүче «Ак каурый» яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәгенә йөрүчеләр сезгә язгы сәламнәрен юллый һәм өр-яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итә.

(Җитәкчеләре: Гөлия Наил кызы Вагыйзова)

 

Иң матур тел

Иң матур тел - минем тел,

Тукай абый сөйгән тел.

Сихри әкиятләрен укып,

Туймаган әле һичкем!

 

Мультфильмнар карыйбыз,

Шигырьләрен укыйбыз.

Аның әсәрләренә

Рәсемнәр дә ясыйбыз.

 

Матур кичәләр үтә,

Тукайның хөрмәтенә.

Һич көчен җәлләмәгән,

Милләте хезмәтенә.

 

Без - киләчәге дөньяның,

Тукайның оныклары.

Телебезне сакларбыз,

Яуларбыз бар дөньяны!

 

Лилия Сагындыкова, 3Б сыйныфы.

 

Язлар җитә...

Язлар җитә... Җилләр көч ала,

Үксеп елый-елый китә кар.

Бер дә бирешәсе килми аның,

Гүя җирдә яшерен сере бар.

 

Яшерәсе килә аның ак юрганга,

Кайберләрнең начар эшләрен.

Кар эри дә, гүя бәреп чыга,

Җир-ананың ачы яшьләре.

 

Гөрләвекләр булып ага күз яшьләре,

Кайберләрнең мәнсезлегеннән.

Карагызчы, бөтен дөнья чүп-чар,

Бу шакшылык каян безгә килгән?!

 

Кечкенә бер тырма тотып кулына

Сабый чыкты капка төбенә.

Әллә ишетеп, әллә күңеле куша,

Шаклар катып урам чүбенә.

 

Үтеп баручылар мактый аны:

«Алла ярдәм бирсен!», - диеп сөенә.

Сабый эшли, сабый тырыша,

Чисталыкка җирне төрергә.

 

Үтеп баручылар, ташламагыз чүпне,

Олылагыз сабый хезмәтен!

Чүпнең дә бар бит үз урыны,

Җир-анага күрсәт хөрмәтең!

 

Диләрә Кашапова, 6В сыйныфы.

 

Тукай - йолдыз

Бар җиһанның җыеп җылысын,

Хөрмәт итеп кече-олысын.

Зур бер кояш булып бу җирдә,

Тукай балкый, нурын өләшә.

 

Өләшә ул якты һәм җылысын,

Кызганмыйча сүзнең хаклысын.

Төреп бирә белгән һәр уен,

Курыкмаган- әйткән турысын.

 

Апрель саен ташып сулар ага,

Халкың һәйкәлеңә ашыга.

Яз җырчысы - сыерчыклар да

Җырлый утырып кабер ташыңа.

 

Мәңгелеккә килүчеләр сирәк,

Тукайлар халкыма бик кирәк!

Минем өчен беркем дә юк,

Милләтемнән бөегрәк!

Эльвина Хәсәншина, 6Б сыйныфы.

 

 

Язгы кәеф

Гөрләвекләр булып шаулый дөнья,

Ыргыла ул иркен суларга.

Пычракларын куа, чистарына,

Бар начарлык ага суларда.

 

Чистарына дөнья, и ямьләнә,

Күңелле дә яшәү, ямьле дә.

Яз җиткәндә яшәү башкачарак,

Шул вакытта күңел дәртләнә!

 

Регина Сафиуллина, 7В сыйныфы.

 

Ишетелә Кырлай җыры...

Яз килә, тамчылар тама,

Тибрәнәм күк бишектә.

Матур аһәңнәр булып,

Тукай моңын ишетәм.

 

Ишетелә Кырлай җыры

Карлыгачлар җырында.

Тибрәнә Тукай моңы

Кояшның нурларында.

 

Апрель саен киләбез

Без Тукай һәйкәленә.

Дога кылып, чәчәк куеп,

Шагыйрь истәлегенә.

 

Илһам чыганагы булып яши,

Тукай безнең күңелдә.

Юл күрсәтә маяк булып,

Яктырта ул һәркөн дә!

Зилә Гатиятуллина, 3Б сыйныфы.

 

Йолдызларга

Йолдызлар һәм без. Нинди ерак ара!

Һәрберсе бит балкый үзенчә.

Кайсы - таң атканны көтеп яна,

Кайсы төнне бизи сүнмичә.

 

Ә кайсысы атылып, җиргә иңә,

Гүя урыны кешеләр янында.

Ихтыярлы, саф күңелне сайлап,

Кабат яши кеше җанында.

 

Җирдә туа шулай йолдызлар,

Киң күңелле, күркәм, сабырлар.

Каршылыклар, авырлыклар үтеп,

Зур үрләрне алар яулыйлар.

 

Бирешмичә һичбер киртәләргә,

Ныклы, сынмас корыч адымнар.

Илне бизи, җирне нурга күмә,

Безнең янда җанлы йолдызлар!

 

Гөлия Вагыйзова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев