Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тәмле җәй!

Инстаблогер Фирүзә Гатиятуллинадан җәйге рецептлар.

Банан + виктория җиләге = телеңне йотарлык варенье

Шикәр комын тәменә карап кушасың, банан белән җиләкне тукмак белән төясең. Əзер вареньены шешәләргә тутырып, суыткычка куясың да, кыш көне тәмләп-тәмләп ашыйсың.

«Фанта» ясыйбызмы?!

3 литрлы банка өчен: ярты литрлы банканы тутырып, икегә бүленгән, төше алынган абрикос; 2-3 телем апельсин; 1 телем лимон; 1 стакан шикәр комы кирәк. Шушыларны стерильләшкән банка төбенә саласың һәм кайнар су агызасың. Капкач ябып, астын өскә әйләндереп, 1-2 тәүлеккә төреп куясың.

Фирүзә Гатиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев