Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кошлар оча һаваларда...

Кошлар Җир шарының барлык материкларында яши. Аларның якынча 40 отрядка берләшкән 9 мең чамасы төре бар.

БЕЛӘСЕҢМЕ?
Кошлар моннан 150 миллион еллар элек сөйрәлүче хайваннардан килеп чыккан.


Кошларның тәне каурый белән капланган. Каурый үзе япма каурый һәм мамыкчыл каурыйдан тора. Канатта урнашкан эре каурыйлар — кагыну каурыйлары, койрыктагы каурыйлар руль каурыйлар дип йөртелә. Кагыну каурыйлары кошларга очарга, маневрлар ясарга ярдәм итә. Каурыйлар кошларны салкыннан да саклый. Алар ел саен алышынып тора: бер өлеше коела, икенчеләре үсә.

Үрчү чорында кошлар күкәй сала. Ул известь кабык белән капланган була. Кайбер кошлар оя ясый, кайберләре күкәйләрен турыдан-туры җиргә, үләнгә, агач куышына яисә кыяларга сала. Икенче берләре (мәсәлән, күке) күкәйләрен башка кош ояларына да салырга мөмкин. Ояда җитлегүче кошчыклар ялангач, сукыр, ярдәмгә мохтаҗ булып, күкәйдә җитлегүче кошчыклар мамыклы, күрә торган булып туалар һәм, шунда ук яисә бераз вакыт узуга, әниләренә ияреп оча алалар.

Кошлар — җылы канлы хайваннар, аларның тән температуралары үзгәрми. Баш, мие һәм сизү органнары яхшы үскән, алар тавыш сигналлары ярдәмендә аралашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев