Көмеш кыңгырау

Шәл өмәсе

Яр Чаллы шәһәренең 50 балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә “Шәл өмәсе” бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмнәрдә татар халкының үткәне, гореф- гадәтләре, җырлары, моңнары.

Зал авыл өе кебек бизәлгән: сулда - мич, мич янында утын агачлары, уңда карават, аның өстендә чиккән мендәрләр; өстәл өстендә татар халык ашлары; урындыклар өстендә бәйли башланган шәл читләре, каба, орчык, мамык, җеп йомгаклары, йон, әзер мамык шәлләр. Арткы планда йорт, аның янында каен агачлары, йорт каршында эскәмияләр, коймаларга шәлләр эленгән.

Сәвәни әби керә,әкрен генә кызларга таба бара.

1 кыз: Кызлар, кызлар, карагыз әле, Сәвәни әби килә түгелме соң?

2 кыз: Әйе шул, нинди йомышы бар икән аның?

3 кыз: Нинди йомышы бар дип! Билгеле инде аның, берәр эшкә чакыра килә торгандыр!

4 кыз: Кызык итик әле үзен. “Бармыйбыз!” – дип әйтәбез, ярыймы, кызлар!

Сәвәни әби кызлар янына килеп җитә.

Сәвәни әби: Исәнмесез, кызләр!

5 кыз: Исәнме, Сәвәни әби, нишләп йөрисең әле?

Сәвәни әби: Нишләп йөрүен дә әйтмә инде, кызым. Менә ни.., бәйләп бетермәгән шәлем бар иде. Булышырга килмәссезме икән!? Шәл өмәсенә чакыра килгән идем.

6 кыз: Юк, бармыйбыз!

Сәвәни әби: Әбәү, нишләп алай дип әйтәсез? Әллә миңа үпкәләдегезме? Әллә сезнең ачуыгызны китердемме?

1 кыз: Юк инде, Сәвәни әби, без шаярттык кына. Безнең янга егетләрне кертерсеңме соң? Аларга безне уңган - булган кызлар дип мактарсыңмы? Шул вакытта килербез.

 

Сәвәни әби: И, хикмәт шунда гына булса?! Мактармын, мактармын, кызларым, күз нурларым!

“Нигә яна йөрәгем?” дигән татар халык көенә

“Өмә” җыры җырлана.

Өмәләргә барган чакта,

Онытылмасын каба.

Анда кич утырган яшьләр,

Күңелгә ләззәт таба.

Өмәләргә барган чакта,

Инәләр онытылмасын.

Чамасын бел, күп сөйләшмә,

Серләрең ачылмасын.

Кызлар өйгә керәләр, аларны Сәвәни әби каршылый.

Сәвәни әби: Килдегезме, балакайларым? Түрдән узыгыз. Сезгә эш тә әзерләп куйдым.

1 кыз: Әбекәй, өең бигрәк матур, бигрәк чиста икән.

2 кыз: Ай-яй, мендәр тышларың ничек матур итеп чигелгән.

3 кыз: Әби, аны үзең чиктеңме?

Сәвәни әби: Үзем инде, кызым, үзем. Яшь чакта мин бик оста чигүче идем.

4 кыз: Әбекәй, безне дә чигәргә өйрәтерсең әле, ярыймы?

Сәвәни әби: Башка вакытта, кызым, башка вакытта. Әйдәгез, шәл бәйләргә утырыгыз!

Кызлар урындыкларга утырып шәл бәйли башлыйлар. Магнитофон язмасында « Җидегән чишмә» көе ишетелә.

5 кыз: Кызлар, хәзер мин бер табышмак әйтәм, кайсыгыз җавабын табар икән?! Зыр – зыр әйләнә, үзе килеп бәйләнә.

6 кыз: Орчык.

7кыз: Ә хәзер минем табышмакка җавап эзләгез.

Ун оста, 2 багана, 1 аркан,

Әле тарта киләләр

Җептән читән үрәләр.

2 кыз: И –и – и, шуны да белмәскә. Шәл бәйләү бит ул. Хәзер без аны сезгә җырлап та күрсәтәбез!

Татар халык җыры «Шәл бәйләдем»

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,

Шәлем түгәрәк түгел.

Очып барып кайтыр идем,

Җаным күбәләк түгел.

Шәл бәйләү дәвам итә.

1 кыз: Сания!

2 кыз: Әү?

1 кыз: Авызың дәү!

2 кыз: Көлмә кешедән, авызың өшегән.

3 кыз: Кабартма, – диген.

4 кыз: Кабартма.

3 кыз: Бәбәгеңне агартма.

5 кыз: Сөт, - диген.

6 кыз: Сөт.

5 кыз: Танавыңны сөрт.

Бер кыз кычкырып: Әби битен юмага-а-н!

1 кыз:

Әби битен юар иде,

Комганда су булмаган.

2 кыз:

Комганда су булыр иде,

Кызы суга бармаган.

3 кыз:

Кызы суга барыр иде,

Көянтәсе булмаган.

4 кыз:

Көянтәсе булыр иде,

Әтисе ясамаган.

5 кыз:

Әтисе ясар иде дә,

Агачлары булмаган.

6 кыз:

Агачлары булыр иде,

Лесник агач бирмәгән.

7 кыз:

Лесник агач бирер иде,

Акчалары булмаган.

Барсы бергә: Шуның өчен әбекәй,

Битен юмый башлаган.

Сәвәни әби: И, шаян да инде сез, кызлар. Гел минем белән булышасыз да утырасыз. Бәйләгез шәлегезне тизрәк!

1 кыз

И, әбекәй, әбекәй,

Пешер миңа тәмлекәй.

Пешер бераз әлбә дә,

Янына куш хәлвә дә.

2 кыз:

Әбекәйнең комганы

Кызыл белән чорнаган.

Мич башына менә икән,

Песи битен тырнаган.

3 кыз:

Әби мескен, егылып төшкән

Сарымсак түтәленә.

Бер сарымсак дәва булган

Әбинең ютәленә.

4 кыз:

Әби, әби, әбәнәк,

Әби миннән тәбәнәк.

Әбиләргә барган идем,

Әби ята тәгәрәп.

5 кыз:

Әбекәйне торгыздым,

Утырдык без бергәләп.

Әби сүзеннән көлеп,

Үзем киттем тәгәрәп.

6 кыз:

Тәгәри – тәгәри киткәнмен,

Өйгә кайтып җиткәнмен.

Гөл савытына менеп,

Шуннан егылып төшкәнмен.

Сәвәни әби: Ай-яй-яй, бигрәк оста инде үзегез. Минем турыда әллә ниләр беләсез.

1 кыз: Әби, сөйлә әле үзең бер кызык.

2 кыз: Юк, җырласын.

Сәвәни әби: Җырлар идем дә, сезгә ошар микән соң, безнең җырлар бик моңлы бит.

3 кыз: Әйдә, әби, җырла. Без моңлы җырларны яратабыз.

Татар халык җыры “Су буйлап”

 

Идел буйларына барсам,

Сөйләр идем Иделгә.

Минем кайгыларымны да,

Илтеп сал дип диңгезгә.

4 кыз: Рәхмәт, әбекәй. Бик матур җырладың.

Бер кыз икенчесенең шәл читенә карап: Карагыз әле, кызлар, Зәйнәп читен ни хәтле иткән. Бигрәк тә тиз бәйли инде.

Сәвәни әби: Кызлар, барыгыз да тиз бәйлисез. Инде шәлне бәйләп тә бетергәнсез. Аны тегәсе генә калган.

Әби кызларның кул эшләрен кәрҗингә җыеп куя.

Татар халкы: “Эш беткәч – уйнарга ярый,”- дигән. Хәзер инде уйнап алсак та ярый.

Уен “Җеп чорнау”

Балалар парлашып кара-каршы басалар. Берсе ике беләгенә җепне кигертеп тора, ә икенчесе йомгакка чорный. Җепне иң ахырда чорнап бетергән балага җәза бирелә. Уен барышында көйләп сүз әйтелеп торыла.

Әйдә, әйдә тизрәк,

Эшләгәнне күрсеннәр.

Безнең авыл кызлары

Бигрәк җитез дисеннәр.

5 кыз: Бер биеп тә алыйк инде.

Бию “Эх, шәлләрем, шәлләрем”

Ерактан гармун тавышы ишетелә, егетләр күренә.

6 кыз: Кызлар, кызлар егетләр килә!

Егетләр кереп, кызлар каршына басалар.

Егетләр:

Исәнмесез, кызлар,

Һавадагы йолдызлар.

Кызлар:

Исәнмесез, малайлар,

Чүплектәге калайлар.

1 егет: Кара инде бу кызларны, безне ничек каршылыйлар. Кунак ашы кара каршы.

2 егет:

Җырларга да мин оста,

Биергә дә мин оста.

Әти-әни эшкә кушса,

Мин авыру, мин һаста.

1 кыз:

Тәрәзәдән карама,

Бүрек тышың алама.

Бүрек тышың әйбәт булса,

Кертер идек арага.

7кыз:

Әһ, Әһияр, Әһияр,

Икебезгә бер кыяр.

Мин ашыймын, син карап тор,

Кайсыбыз алдан туяр.

3 егет:

Котырган, котырган,

Төнлә торып утырган.

Бер бәлеше пешми калган,

Шуны көтеп утырган.

2 кыз:

Гыйльми, Гыйльми,

Безгә кунак килми,

Килсә китә белми,

Күчтәнәчен бирми.

Сәвәни әби: Егетләр, кызлар, бер-берегезгә төрткеле сүзләр әйтеп, өмәнең ямен җибәрмәгез әле!

3 кыз:

Әнә килә автомобиль,

Тиягәннәр дилбегә.

Үзең кунак, сүзең бүләк,

Эзең калсын билгегә.

Егетләр:

Урамнардан без узарбыз,

Яшел ефәк сузарбыз.

Яшел ефәк, ай, җитмәсә,

Бер җырлап та узарбыз.

Татар халык җыры “Эх, шома басабыз”

4 кыз: Егетләр, хәзер бер биеп тә күрсәтегез инде!

Бию “Тыпырдыйлар аяклар”

5 кыз: Әйдәгез, бергәләп уйнап та алыйк инде.

Жырлы-биюле татар халык уены “Талы- талы”

Сәвәни әби: Кызлар, егетләр, безнең бүгенге “Шәл өмәсе” бик күңелле

үтте. Сез, кызларым, бик уңган - булган булып чыктыгыз. Егетләр дә сездән калышмады. Ут кебек янып торалар. Киләсе елга да килегез.

Кызлар, егетләр, әбигә рәхмәт әйтеп, җырлап чыгып китәләр.

Ары ефәк сузыек,

Бире ефәк сузыек.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп,

Өебезгә сызыек.

Кулланылган әдәбият:

1.“Мирас”-Татар халкының тарихи һәм милли мәдәнияте белән таныштыру программасы, Яр Чаллы, 2008.

2. Ягъфәров Р. Ф. “Татар балалар фольклоры”, Казан, 1999.

3. “Иң матур сүз” - Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия

Яр Чаллы шәһәренең 50 балалар бакчасы тәрбиячеләре: Сарварова И.В., Нургалиева М. С., Мусабаева Э.Э.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: