Көмеш кыңгырау

Габ­дул­ла Ту­кай һәй­кә­ле яны­на сә­я­хәт

Мәк­тәп­кә хә­зер­лек төр­ке­ме ба­ла­ла­ры өчен экс­кур­сия-дә­рес

Ал­дан әзер­лек эше: Г. Ту­кай тор­мы­шы­на, иҗа­ты­на ба­гыш­лан­ган нә­фис әдә­би­ят әсәр­лә­рен уку. Г. Ту­кай ши­гырь­лә­рен һәм аңа ба­гыш­лап языл­ган ши­гырь­ләр­не, әсәр­ләр­не уку. Ши­гырь­ләр, мә­каль­ләр җыр­лар өй­рә­тү, муль­ти­ме­диа ма­те­ри­ал, мульт­фильм­нар күр­сә­тү. Әки­ят­ләр­не те­атр­лаш­ты­ру, рә­сем­нәр ка­рау. «Нә­фис сүз ос­та­сы» бәй­ге­се үт­кә­рү

(Ишек ша­кы­ган та­выш ише­те­лә. Бел­мә­меш - кур­чак ке­рә)

Бел­мә­меш:

Исән­ме­сез, ба­ла­лар. Мин – Бел­мә­меш. Сез­гә әки­ят­тән ку­нак­ка кил­дем. Ми­нем сез­нең шә­һә­ре­гез бе­лән та­ны­ша­сым ки­лә. Тик мин мо­ны ни­чек эш­ләр­гә икә­нен бел­мим (моң­су­ла­на).

Тәр­би­я­че:

Бел­мә­меш, син кай­гыр­ма, без­нең ба­ла­лар си­ңа бик те­ләп бу­лы­шыр­лар.

Әй­дә­гез, ба­ла­лар, Бел­мә­меш­кә без­нең шә­һәр­нең кү­ре­нек­ле урын­на­ры ту­рын­да сөй­лик әле (Ба­ла­лар сөй­лә­ве: шә­һәр­нең исе­мен әй­тә­ләр кү­ре­нек­ле урын­на­рын атый­лар: цирк, му­зей­лар, фон­тан­нар, ки­но­те­атр­лар, парк­лар, мәң­ге­лек ут, һәй­кәл­ләр...). Ба­ла­лар, шә­һә­ре­без­дә Габ­дул­ла Ту­кай­га ку­ел­ган һәй­кәл дә бар бит, сез­нең аны кү­рә­се­гез ки­лә­ме?(Әйе). Алай бул­са, сез – сә­я­хәт­че­ләр , ә мин – сез­не та­ныш­ты­ру­чы экс­кур­со­вод бу­лам. Г. Ту­кай һәй­кә­ле бе­лән та­ны­шып, аны хөр­мәт­ләп чә­чәк­ләр са­лыйк. Сә­я­хәт­че­ләр­не оза­тып ба­ру­чы, та­ныш­ты­ру­чы ке­ше­не экс­кур­со­вод дип атый­лар. Сә­я­хәт­тән кайт­кач, Габ­дул­ла Ту­кай һәй­кә­ле ту­рын­да Бел­мә­меш­кә дә сөй­ләр­без.

Габ­дул­ла Ту­кай һәй­кә­ле 16 нчы мә­хәл­лә­дә ур­наш­кан. Без ан­да җәя­ү­ләп ба­ра­быз “Хә­рә­кәт­тә-бә­рә­кәт” – дип юк­ка гы­на әйт­мә­гән­нәр, җәяү йө­рү - ке­ше­гә бик фай­да­лы. (Юл­да бар­ган­да, юл ка­гый­дә­лә­рен, урам исем­нә­рен, транс­порт исем­нә­рен  ку­ре­нек­ле урын­нар­ны ка­бат­лау).

Тәр­би­я­че экс­кур­со­вод: ме­нә ки­леп тә җит­тек.

Ба­ла­лар, бө­ек ша­гый­ре­без Габ­дул­ла Ту­кай сы­нын 2011 ел­да сын­чы Вла­ди­мир Дем­чен­ко яса­ган. Һәй­кәл­ләр, сын­нар ясау­чы ке­ше­нең про­фес­си­я­сен скульп­тор - сын­чы дип атый­лар. Сын­чы Ту­кай­ны бө­ек пь­е­дес­тал­га бас­ты­рып сү­рәт­лә­гән. Арт­кы план­да ул яз­ган әки­ят­ләр­нең ге­рой­ла­ры сү­рәт­лән­гән. Һәй­кәл ти­рә­ли парк ясал­ган. Ка­ра­гыз әле тү­тәл­ләр­гә нин­ди ма­тур чә­чәк­ләр утыр­тыл­ган! Ял итеп алыр­га скә­ми­я­ләр дә ку­ел­ган.

Мон­да ел са­ен Г. Ту­кай­ның ту­ган кө­не­нә язу­чы­лар җы­е­ла. Алар Ту­кай­га үз­лә­ре яз­ган ши­гыр­ләр­не сөй­ли­ләр. Әй­дә­гез әле, без дә Ту­кай абый­га өй­рән­гән ши­гыр­лә­ре­без­не сөй­лик.

Ба­ла­лар ши­гырь­ләр сөй­ли­ләр.

Тәр­би­я­че экс­кур­со­вод: Ба­ла­лар Г. Ту­кай ана те­лен зур­ла­ган, без­не дә үз ту­ган те­ле­без­не яра­тыр­га, сак­лар­га өн­дә­гән. Әй­дә­гез без ту­ган тел ту­рын­да мә­каль­ләр әй­те­шик әле.

“Мин баш­лыйм, син әйт”- сүз­ле уе­ны

(Тәр­би­я­че мә­каль­не баш­лый, ба­ла­лар дә­вам итә )

Тәр­би­я­че экс­кур­со­вод: Бү­ген­ге сә­я­хә­те­без­не Г. Ту­кай сүз­лә­ре­нә ха­лык кө­ен иҗат ит­кән “Ту­ган тел ”җы­ры бе­лән тә­мам­лый­быз (1 куп­лет җыр­ла­ны­ла).

 (Бак­ча­га кайт­кач, ба­ла­лар Бел­мә­меш кур­ча­гы­на үз­лә­ре­нең күр­гән­нә­рен, ки­че­реш­ләр­не сөй­ли­ләр)

Чул­пан Виль­да­но­ва, Ри­зи­дә Сөн­га­тул­ли­на, Яр Чал­лы шә­һә­ре, 44нче ба­ла­лар бак­ча­сы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: