Көмеш кыңгырау

Балаларыгыз белән аралашуда иң мөһим 4 сорау

Галимнәр исәпләп чыгарганча, без балалар белән көненә нибары 12,5 минут аралашабыз. Бу вакытның 8,5 минутын ата-аналар төрле үгет-нәсихәтләргә, кисәтүләргә һәм бәхәсләргә бирә. Ышанычлы дустанә аралашуга көненә нибары 4 минут кына кала!

Еш кына көндәлек эшләр агымында без балаларыбыз белән сөйләшергә онытабыз. Бу мөнәсәбәтләрнең формаль булуына, балалар һәм ата-аналар арасында эмоциональ якынлыкның югалуына китерә. Моны ничек булдырмый калырга?

Галимнәр исәпләп чыгарганча, без балалар белән көненә нибары 12,5 минут аралашабыз. Бу вакытның 8,5 минутын ата-аналар төрле үгет-нәсихәтләргә, кисәтүләргә һәм бәхәсләргә бирә. Ышанычлы дустанә аралашуга көненә нибары 4 минут кына кала!

Язучы Джейми Харрингтон бу хәлдән чыгу юлын тапкан һәм үзенең баласына көн саен бирергә кирәк булган 4 сорауны формалаштырган. Алар сезнең балаларга карата якын булуыгызны аңлатыр, балаларны сезнең белән фикер алышуга өйрәтер һәм җылы күңел элемтәсен булдырыр:

1. Синең көнең ничек үтте?

Әгәр башта бала «начар» яки  «нормаль» дип эндәшсә, сез аңардан җавапны тартып чыгарырга ашыкмагыз. Әңгәмәне дәвам итеп, сезнең болайрак җавап бирүегез уңайлырак булыр: "Ярар, теләмәсәң-сөйләмә, әмма бу миңа кызык икәнен бел. Ә менә мин бүген ниләр эшләдем...!». Вакытлар узу белән, хәтта иң яшерен бала  да ата-анасы белән уртаклаша башлый. Тәҗрибәдә тикшерелде! Сабыр булыгыз.

2. Дусларыңның хәлләре ничек?

Бу сорауны аерым дусты яки гомумән дуслары турында сорарга мөмкин. Мәсәлән: «синең дусларың кайсысы, миңа барыннан да күбрәк ошый? Нигә? Иң яхшы дустың турында сөйлә әле. Яхшы дустыңның сыйфаты нинди булырга тиеш?» Балаларыгызның үз дуслары турында сөйләүләре аларның сезгә карата ачылып китүенә китерәчәк.

3. Синең белән бүген нинди кызыклы хәлләр булды?

Мондый сорау балагызны, хәтта авыр узган көннәрнең дә яхшы якларын табарга һәм аны күрергә өйрәтәчәк, баланы позитив кеше буларак формалаштырачак һәм сезнең аңа карата игътибарлы булуыгызны күрсәтәчәк.

4. Сиңа минем ярдәмем кирәкме?

Без барыбыз да башка кешедән ярдәм сорарга ашыкмыйбыз, чөнки кечкенәдән үк безне мөстәкыйль булырга өйрәтәләр. Ләкин балагызга сезнең аңа карата якын булуыгызны күрсәтер өчен, үзегезнең ярдәмегезне тәкъдим итәргә кирәк. Бу баланы катлаулы хәлләрдә  дә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәтер.

Вак-төякләргә дә ярдәм алырга күнекмәгән бала, сезгә тагын да катлаулы хәлдә мөрәҗәгать итми. Шуңа күрә аздан башларга кирәк – бүлмәне җыештырышырга,  бергәләп дәресләр әзерләргә, нинди дә булса катлаулы мәсьәләне бергә хәл итәргә. Сез булышкан саен, җитди конфликт булган очракта, бала сезгә киңәш сорап килер. Ләкин, бу бала урынына барысын да эшли башларга кирәк дигән сүз түгел.

Тагын да кечкенә, әмма мөһим киңәш: баланың сөйләвен тыңлаганда, фикер йөртергә ашыкмагыз. Бу хакта ул үзе сездән сораганда гына фикерләрегезне аңлатыгыз. Балагыз белән сөйләшкәндә янәшә утырыгыз, күзләрегез кара-каршы булсын, кочаклап, кулларын сыйпап алыгыз - бала өчен ул бик мөҺим. 

Яр Чаллы 2нче балалар бакчасы

психологы Лилия Бронникова 

өлкән тәрбияче  Гөлүсә Гыйләҗева 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: