Көмеш кыңгырау

“Баланы кыйнап юатма, көйләп юат”

Яһүдләрнең  уңышка  ирешү  сәбәбен  галим “хуцпа”да күрә. Бездә әрсезлек дип тискәре бәяләнүче сыйфат яһүдләрдә иң  мөһим мактаулы сыйфатлардан  санала.

Бала  тәрбияләүдә һәр халыкның  үз алымнары, үз  кыйммәтләре.Берүк  вакытта соклану да, көнләшү дә уяткан халыклар  арасында яһүдләр, мөгаен, беренче урында  торалардыр. Хәтта  “яһүд феномены"н  өйрәнгән галимнәр дә  бар икән. Америка психологы Филипп Зимбардо  берничә  ел “нигә  нәкъ менә  яһүдләр дөньяның  кайсы җирендә генә яшәмәсеннәр, иң  абруйлы,  югары урыннарны били” дигән сорауга җавап эзли.

         Галим фикеренчә, кешеләр  белән аралашырга  кирәк булганда,  төркем уртасында калганда, бәяләнү барышында яһүдләр  арасында үзләрен уңайсыз  хис итүчеләр бик аз икән.Чит-ят кешеләр һәм капма-каршы җенес  вәкилләре дә аларда оялчанлык хисләрен башкалар белән чагыштырганда сирәгрәк  уята.Экспериментта  катнашкан  сигез ил арасында  оялчанлык буенча иң  түбән  күрсәткеч Израиль яһүдләрендә (35%).Хәтта  ирекле дип саналган  Америкада да бу күрсәткеч 64% ны  тәшкил  итә  (Татарларда  күпме булыр иде икән?!).

         Яһүдләрнең  уңышка  ирешү  сәбәбен  галим “хуцпа”да күрә.  Яһүдләр өчен бу- язмышның  көтелмәгән  борылышларында  көрәшкә, кыюлыкка әзер тору. “Хуцпа”лы (моны горурлык дип тә  карыйлар)  яһүд уңышсызлыкка ирешүдән,  көлкегә калудан  курыкмый. “Хуцпа”га  ия икән,  сез бер икеләнүсез  “Бал патшабикәсе”н биюгә чакыра аласыз, эшегездә  югарырак дәрәҗәгә күтәрүләрен, хезмәт хакын  арттыруларын  таләп итә аласыз...Һәм  каршылыкка  очрау  сезне һич  кенә  дә куркытмаячак (Әйдәгез, үзебезгә күчереп карыйк  әле, ”яхшы түгел”ме?).

         Бездә әрсезлек дип тискәре бәяләнүче сыйфат яһүдләрдә иң  мөһим мактаулы сыйфатлардан  санала. Хәер, татарда да “еламаган  балага имезлек бирмиләр” дигән  мәкаль бар инде ул. Ә яһүдләр үзләренең барлыгын һәрдаим  искәртеп  торалар булып чыга.Үскән  саен “елау”ны башка ысуллар алыштыра тора.

         Ләкин  шулай да “хуцпа” – уңышка ирешүнең төп сере түгел  дип саный галим.Бу-  нәтиҗә, ди ул.  Ә  серне безгә яһүд психологы Пинос ача: “Израиль -  һәр бала  үзәккә  куелган  дәүләт.Биредә  балага мөнәсәбәт бары тик уңай һәм  үсендереп торуга корылган.Урамда олырак кешенең  балага ярдәм итүе, сөйләшеп китүе яки ата-анасына  бала тәрбияләүдә  киңәшләр  бирүе  табигый  санала.Күпчелек  яһүд балалары  үзләрен  “галәмнең  үзәге” дигән  ныклы ышаныч белән тәрбияләнә”.

         Әгәр  бездәге тәрбияне күз алдына  китерсәк, мөгаен, “балалар  күз уңында  булырга, ләкин  ишетелмәскә тиеш”  дигән сүзләр урынлы булыр. Һәрхәлдә, бездәге  балаларның  күпчелеге-  һич кенә дә  “галәм үзәге” түгел инде...Бөекбритания  белән Американың берничә университетында үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, 2 яшьлек бала  уртача 432 негатив һәм бары тик 32  позитив  сүз  ишетә икән.Ягъни, образлы итеп әйткәндә,  14 тапкыр ипи шүрлегенә  менеп төшүгә 1 сыйпап алу туры килә. Шунлыктан  балаларның  күпчелеге үз-үзләренә  ышанмый; оялчан,  куркак, икейөзле, көнче булып үсә.

         Янә  яһүдләргә  кайтсак. Кызыклы  гына факт.Билгеле булганча,  дөньяда хыянәтчеләрне яратмыйлар.Дәүләт серен саткан кеше исә – иң  куркыныч җинаятьче санала, аны хурлыклы үлем көтә.Ә менә  Израиль  армиясе уставында шундый сүзләр бар икән:”Әсирлеккә эләккән очракта, солдатның  бурычы – дошманның барлык сорауларына да җавап бирү, бар белгәнен  сөйләү.Израиль  солдаты үзенең  гомерен саклап калырга бурычлы”. Менә  шулай! “Кеше -  дәүләт өчен  түгел, дәүләт-  кеше өчен” дигән принцип шулайрак эшли икән ул...

         Озын  сүзнең  кыскасы, бала мактау, хуплау сүзләрен ешрак ишетсә, ярату һәм үзара ихтирамлы мөнәсәбәтләрне  күреп үссә, аңа тормышта урынын табуы  җиңелрәк булачак.

Лилия Фәттахова.

Фаил Ислам рәсеме.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: