Көмеш кыңгырау

Балалар тәрбияләүдә мөселман әдәбе

Тәрбия — кулланышы берничә буын тарафыннан камилләшергә тиешле сәнгать ул. И. Кант

Балалар — мәхәббәтнең гәүдәләнеше, ата-ананың куанычы. Балалар яшәгән җәмгыятьнең киләчәге, халыкларының, мәдәниятләренең иртәгесе көне аларның сәламәтлегеннән һәм бар яктан да имин булуыннан тора. 
Бала тәрбияләү мөселман гаиләсендә иң әһәмиятле эшләрдән санала. Тәрбия үз эченә яхшы белемне генә алмый. Белем — баланың тормышны танып белүенә караган һәм акылына юнәлдерелгән тәрбия культурасының бер өлеше генә.
Тәрбия — баланы камиллеккә илтүче даими үсеш. Ул физик, акыл, әдәп-әхлак һәм рухи өлкәләрне үз эченә ала.
Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) болай дигән:
(1) "Ата-ана үз баласына бирә, бушлай бүләк итә алган иң яхшы нәрсә — күркәм тәрбия2",
(2)  "Балаларга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез",
(3)  "[Әй кеше, ә беренче чиратта - әй үз баласын тәрбияләүгә тиешле игътибар биргән ата-ана (!)] Аллаһы Тәгаләнең синең ярдәмеңдә кемне дә булса туры юлга бастыруы кояш чыккан һәм баткан бар нәрсәдән яхшырак [ягъни, Аллаһ каршында дөньяның барлык байлыгыннан һәм зиннәтеннән дә мөһимрәк]",
(4) "Тәкъва булыгыз һәм балаларыгыз арасында гаделлек күрсәтегез (аларны бертигез һәм бертөрле кайгыртыгыз, игътибар бирегез)!",
(5)  "Әти кеше өчен бала тәрбияләү - көндәлек зур күләмле садака бирүдән мөһимрәк һәм кыйммәтрәк2",
(6)  "Берәү кыз балаларын күркәмлек һәм сабырлык белән тәрбияләсә, алар ул кеше өчен җәһәннәм газабыннан саклаучы булачаклар".
Күп аять һәм хәдисләрне исәпкә алып, имам әл-Газәли болай дигән: "Бел, башка эшләр белән беррәттән, балалар тәрбияләү иң мөһим, иң төп эшләрнең берсе. Балалар — Аллаһ тарафыннан ата-анага вакытлыча тапшырылган амәнәт, шул амәнәт өчен алар Аның каршында хисап тотачаклар.
Туган чакта баланың йөрәге бернинди эзсез, аңы стереотиплардан, кагыйдә һәм инанулардан азат була. Бала бар нәрсәне кабул итүчән, ул бар нәрсәне үзенә сеңдерә. Әгәр дә аны күркәм эшкә күнектерсәләр, яхшы нәрсә өйрәтсәләр һәм шулай тәрбияләсәләр, ул дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булачак. Аның бар яхшы эшләре, гамәлләре өчен ата-анасына һәм белем бирүдә, тәрбияләүдә катнашкан барлык кешеләргә дә савабы булачак. Әгәр дә ул начарлыкка гадәтләнсә яки җәнлек кебек игътибарсыз калдырылса, бәхетсез булачак һәм үзен тәрбияләргә тиешле булган кешеләр җилкәсенә зур йөк булып ятачак".
Ата-ананың баласы белән аралашуының хис-тойгыга караган иң мөһим кагыйдәләрен санап китик:
Йөз (караш). Мөмкин кадәр дустанә, җылы, ачык, ярсымаган йөз.
Тавыш. Бала белән аралашкан бар очракта да бик йомшак, ярсымаган тавыш.
Тырышырга. Усал киная һәм мыскыллы көлү белән сөйләшмәскә, аеруча вак мәсьәләләрдә гел кисәтү ясап тормаска; баланы ашыктырмаска; аңа үзен начар дип тоярга ирек бирмәскә.
Истә тотыгыз. Балага сезнең белән мөмкин кадәр күбрәк тоеп сизүгә караган мөнәсәбәтләр (тактильные контакты) кирәк - аны кочаклагыз, сыйпагыз, иркәләгез.
Пәйгамбәрнең сәхабәсе Әнәс болай дип сөйләгән: "Мин балаларга карата Аллаһының Рәсүленнән дә "әрхәмә"  (йомшак  күңелле,   кызганучан,  рәхимлерәк)булган кешене күрмәдем. [Пәйгамбәрнең улы] Ибраһим [исемле күкрәк баласы] сөт анасы (һәм аның ире) белән Мәдинәнең бер районында тора иде. Мөхәммәд пәйгамбәр [даими рәвештә] аларның хәлләрен белергә барып йөрде. Ул йортка кереп, [баланы кулына] ала, аны үбә (аның белән күпмедер вакыт уздыра), ә аннары кире кайта иде".

Пәйгамбәр үзе: "Балаларны кызганмаган, аларны гафу итмәгән, аларга карата мәрхәмәтле булмаган кеше бездән түгел [ягъни мондый кешеләр мөселман мәдәнияте иясе түгел]", - дип әйткән.


Һичшиксез, гаиләдә ата-ана абруйлы булырга тиеш. Ләкин тәрбиядә чиктән ашу саналган, балага сәбәбен дә аңлатмыйча нәрсәне булса да тыючы залим яки демагог түгел, ә кайчакта киңәшче һәм дус булган тыңлаучы белән аңлатучы кирәк. Ягъни, абруй — беренче чиратта җаваплылык ул.

"Ата-ана абруе — бала үсеше өчен үзләре гадел, дөрес, зарури дип санаган нәрсәләрне сайлый һәм тормышка ашыра белү сәләте нәтиҗәсе".
Моннан тыш, гаиләдә ата-ана белән балалар арасында берникадәр ара (дистанция) булырга тиеш: болай булганда бала олылар өчен аерым, үзе өчен аерым урын булганны аңлаячак.
Мондый мәсьәләләрнең берсе турында Коръәндә болай диелгән: "Балалар бәлигька ирешкәч, [олылар, ата-ана бүлмәсенә кергәндә] һәрвакытта да, башка өлкәннәр кебек үк, керергә рөхсәт сорасыннар..." (Коръән-Кәрим, 24:59).


Бала тормышына бик кысылу, аны үз фикерең буенча планлаштырырга тырышу да кирәкми. Гаиләдә аның мөстәкыйльлеге өчен дә урын бүленеп бирелергә тиеш.
Ара саклау — балалар ата-аналарына карата ышаныч югалтмасыннар, икесе дә кадерле булган, ләкин уртак фикергә килә алмаган ике өлкән кешенең кайсына ышану проблемасы тумасын өчен, бала белән олылар тормышын, гаилә мәсьәләләрен уртаклашмау, җитди итеп низаглашмау, алар күз алдында бәхәсләшмәү дә әле.


Ата-ана баласына яшьтәш дус булырга теләгән очрак тагы да начаррак. Гаиләдә һәр кешегә үз роле билгеләнгән. "Үз балаңа иптәш булырга мөмкин, ләкин бу вакытта олы кеше булып калырга, буыннарны аерып торучы киртәне узмаска тырышырга кирәк...".
"Һәр кешенең үз урынында булуы"— гаилә гармониясенең һәм психологик гармониянең төп кануны. Шәхес булып үсү өчен бала чикләр, киртәләр белән очрашырга, җитлеккән шәхесләр белән эш итәргә һәм нык — димәк ышанычка да лаеклы- ориентирлар табарга тиеш".
Иң яхшылар булырга насыйп итеп, Аллаһ безне һәм безнең балаларыбызны ярлыкасын. Әмин.
Шамил Аляутдиновның «Балалар һәм ислам» китабыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: