Көмеш кыңгырау

Иң җитез гаилә

(Сәламәтлек атнасына багышланган чарадан) Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, сезне зал уртасына чакырабыз. Ярышны башлаганчы, тәннәрне язып алыйк. (Матур көй уйный, әти-әниләр, балалар алып баручы артыннан күнегүләрне кабатлыйлар.) Алып баручы. Булдырдыгыз! Афәрин! Ә хәзер, балалар, төркемнәргә бүленик тә, һәр төркемгә исемнәр уйлыйк. Мәсәлән: «Витаминнар», «Шифалы су» төркемнәре. (Ярышны дөрес бәяләү өчен...

(Сәламәтлек атнасына багышланган чарадан)

Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, сезне зал уртасына чакырабыз.

Ярышны башлаганчы, тәннәрне язып алыйк.

(Матур көй уйный, әти-әниләр, балалар алып баручы артыннан күнегүләрне кабатлыйлар.)

Алып баручы. Булдырдыгыз! Афәрин! Ә хәзер, балалар, төркемнәргә бүленик тә, һәр төркемгә исемнәр уйлыйк. Мәсәлән: «Витаминнар», «Шифалы су» төркемнәре.

(Ярышны дөрес бәяләү өчен әти-әниләр арасыннан хөкемдарлар билгеләнә.)

1нче ярыш: «Эстафета таягын тапшыру» (балалар йөгереп килеп берсеннән-берсенә таякны тапшыралар).

2нче ярыш: «Дөрес киен» (күп төрле киемнәр арасыннан өчне - иң дөрес дип тапканнарын сайлап алырга кирәк).

3нче ярыш: «Капчык киеп йөгер».

4нче ярыш: «Көнгерә булып сикер» (тупны ике аяк арасына кыстырып сикерергә кирәк).

Ял итеп алабыз - кызлар «Матур булсын» җырын башкара.

Ярышны дәвам итәбез.

5нче ярыш: «Әтәчләр» үгәрәккә ике әни, ике бала чыга, бер аякны өскә күтәреп сикерәләр, кем беренче аягын төшерә, шул җиңелә).

6нчы ярыш: «Тупны өстән җибәр - астан ал»(кулларны күтәреп басабыз, аякларны аерабыз, беренче кеше тупны өстән җибәрә, соңгысы астан тәгәрәтә).

7нче ярыш: «Кояш яса» (беренче бала кыршауны уртага куя, калган балалар бер-бер артлы таякларны тезәләр).

Музыкаль тәнәфес: күмәк бию «Дуслык биюе».

Алып баручы. Ә хәзер сүзне хөкемдарларга бирәбез.

Хөкемдарлар нәтиҗә ясагач, бәйрәм тәмамлана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 7 март 2018 - 12:41
    Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевның кызы Ләйләдән әкәмәт тәмле бәлеш рецепты! Көлеп үлмәле видео!!!
  • 6 март 2018 - 15:58
    Гөлназ Сираева племяннигы белән җырлый! Күрми калмагыз!!!
  • Көтә безне олы юллар!
  • Ниләр генә юк монда
  • ишетелә бер азан
  • мин әнинең кояшы
  • Яңа 18 сан
Ночной режим