Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тормыш – ул хәрәкәт

Һөнәрем – балалар сәламәтлеген ныгыту белән бәйле, шуңадыр бәлки мин яшүсмерләрнең киләчәк язмышына битараф түгел.

Тормыш – ул хәрәкәт, дигән әйтем бар. Кеше күп хәрәкәтләнергә тиеш. Укучы бала көн саен кимендә ике сәгать физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш. Фәнни яктан расланган: физик эш белән шөгыльләнгән укучылар белемне яхшырак үзләштерәләр. Үзем дә кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем. Бу исә миңа урта мәктәпне «4»ле һәм «5»ле билгеләренә тәмамларга комачауламады.

Дөрес, ярышларда призлы урыннар алу мөһим түгел. Физкультура спортчы булу өчен түгел, сәламәт булу өчен кирәк. Аз хәрәкәтләнгәндә кан начар йөри, кеше тиз арый. Физкультура ихтыяр көче дә тәрбияли. Һәр көнне йокыдан торгач, ачык тәрәзә каршында зарядка ясагыз. Иртәнге күнегүләр урамда саф һавада ясалса, бигрәк тә әйбәт. Күнегүләрне мускулларны катырып ясарга кирәк. Иртәнге күнегүләрдән соң салкын су белән юынырга онытмыйк. Һәр күнегүне 6-8 тапкыр кабатларга кирәк.

Бүгенге көндә кайбер балаларның бар шөгыле – телефонда, компьютерда утыру. Компьютер, телефон – заман таләбе. Ләкин физик күнегүләр өчен дә вакыт табарга кирәк.

Мин сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләрне җәяү йөрергә чакырам. Һәр кеше көненә 2-4 сәгать җәяү йөрергә тиеш. Мәсәлән, өйгә кадәр 1-2 тукталышны җәяү кайтырга мөмкин.

Кадерле балалар! Тиздән җәйге каникуллар җитә. Мәктәп җитәкчелеге җәйге ялларны файдалы итеп уздыру өчен барысын да эшли. Ә калганы үзегездән тора. Лагерьларда ял итегез. Чит телләр өйрәнегез. Китаплар, газета-журналлар укыгыз. Әниләрегезгә булышыгыз. «Көмеш кыңгырау» да сезгә белемле һәм тәрбияле булып үсәргә ярдәм итәр.


Венер Шәмсетдинов, Чаллы шәһәре, 19нчы урта мәктәп, физик тәрбия укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев