Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сакчыл хуҗабикә буласагыз киләме?

Кесәгә дә, экологиягә дә файда булсын дисәгез, безнең киңәшләрне тыңлагыз.

 

Бер  тартма сода 20 сум чамасы тора, чистарту  мөмкинлекләре исә гаҗәеп зур. Бер генә ягына игътибар  итәргә онытмагыз: артык нәфис савыт-саба өслекләрен, мәсәлән, тефлон булса,  ул бераз «тырнап алырга» мөмкин. Шуңа  күрә боламык халәтенә җиткерсәгез, тагын да әйбәтрәк.

Сода суыткычтагы тәмсез исләрне дә бетерә. Моның өчен коры сода салынган савытны төнгелеккә куеп калдырырга була. Сода келәм чистарту өчен дә менә дигән чара. Куллануы да бик ансат: порошокны тигезләп келәм өслегенә салабыз да тузан суырткыч белән суыртып алабыз гына.

Совет чорында шулай туннарны чистартканнар. Сүз уңаеннан, кибеттә сатылучы  келәм чистарткыч «могҗиза» - порошокларның  күбесе 90% содадан тора.Кер юу машиналары юшкыныннан котылу  өчен кыйммәтле таблеткалардан файдаланасыз икән, кызык өчен генә составына күз салыгыз әле. Күп өлешен сода алып тормыймы?

Горчица порошогы белән савыт-сабадагы майны бетерергә җайлы.Нык пычрак плитәне дә әлеге порошок бик  әйбәт чистартырга мөмкин.Бәяләрен чагыштырсагыз, майдан котылу өчен сатылучы чаралардан ун тапкыр арзанрак булуын сизәрсез. Горчица якынча 15 сумлап тора.

Пыяла өслекләрнең барчасы өчен дә түбәндәге рецепт яраклы:
1/2 стакан уксус; 
1/3 стакан  спирт  яки  2/3 стакан аракы; 
1 чәй  кашыгы кукуруз крахмалы; 
1,5-2 стакан су.
 
Пульверизаторга шул катнашманы салып болгатабыз һәм кулланабыз.

 
Барлык  өслекләрне чистарту өчен кулланырга яраклы универсаль  катнашма исә болай әзерләнә: 
1/2 чәй  кашыгы сода; 
1 чәй кашыгы  сыек яки вакланган коры сабын; 
2 чынаяк кайнар су. 

Пульверизаторга  саласы һәм кулланасы гына калды. 

Табигатькә дә,  гаилә бюджетына да, сәламәтлегебезгә дә сак карыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев