Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ни өчен йөгерә башларга кирәк?

Гадәттә, тормышыбызда уңай үзгәрешләрне киләсе дүшәмбедән, бересеннән, җәй башыннан яки ел башыннан дип тәгаенләргә яратабыз. Иртәгә - 1 июнь. Димәк, спорт белән шөгыльләнә, мәсәлән, йөгерә башлау өчен шәп вакыт. Ә йөгерү кешегә нинди файдалы үзгәрешләр бирә, шуларның кимендә бишесен киләсе язмадан белә аласыз.

Әгәр дә сәламәтлегегезне ныгытырга теләсәгез, даими рәвештә йөгерә башлагыз. Бу шөгыль тәнегезне камилләштерергә ярдәм итәчәк, шул ук вакытта йөрәк һәм кан тамырларын ныгытуга китерәчәк. Бу исә озакка сузылучан (хроник) авырулардан саклаячак. Бүген үк йөгерә башлагыз һәм инде берничә атнадан уңай үзгәрешләр күрәчәксез.

Мәсәлән:
1) Рухи дәва
Йөгерү – кешенең рухи, психологик сәламәтлеген яхшырта. Һәрбер йөгереп кайтудан соң кәефегез күтәреләчәк, үзегезне тыныч хис итәчәксез, йокыгыз әйбәтрәк булачак. 
2) Сәламәт йөрәк
Йөрәк – ул зур мускул, аны даими рәвештә күнекмәләр ясатып, эшләттерү мөһим. Даими рәвештә әкрен генә йөгерү кан басымы күтәрелү мөмкинлеген, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары барлыкка килү очракларын киметә.
3) Яман шеш авыруына каршы профилактика
Галимнәр фикеренчә, онкология авырулары барлыкка килүенең сәбәпләре төрле. Шуларның берсе – кешенең тәнендә ялкынсыну(воспаление) урыннарының барлыкка килү. Шулай ук ракның үсешенә иммунитетның көчле булу-булмавы йогынты ясый. Йөгерү белән шөгелләнү иммунитетны да ныгыта, тәнебезгә ялкынсынуларга каршы көрәшергә дә ярдәм итә.
4) Инфекциядән саклану
Кешенең иммунитеты түбән дәрәҗәдә булса, ул тиз арада салкын тидерә, яки төрле вирусларга дучар булырга мөмкин. Йөгерү исә макрофаг исемле күзәнәкләрнең активлыгын үстерә. Әлеге күзәнәкләр бактерияләргә һәм кешенең тәненә чит булган инфекцияләргә каршы көрәшә.
5) Стресстан дару
Физик күнекмәләр психологик стресс белән көрәшү өчен яхшы булыша. Аеруча бу эштә әкрен йөгерү ярдәм итә ала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев