Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күз­ләр­не сак­лый­быз!

Мониторга карап ун минут утыруны ун минут буе кулны алга таба сузып тору белән чагышырырга була. Шулай торып карагыз әле сез менә! Яисә, мисал өчен, көне буе кар көрәп. Көрәк белән артыгын эшләп булмый бит. Ә күзләр белән без кирәгеннән артык эшлибез. Чөнки аларның аруын сизмибез. Күздә авыртуны сиздерүче рецепторлар юк. Дөрес, күрү вакытлыча начарланып торырга, күз аллары караңгыланып алырга мөмкин. Әмма без моны күзләрнең аруы дип кабул итмибез.

Көн са­ен күз­ләр­гә гим­нас­ти­ка ясый­быз. (Ки­мен­дә биш ми­нут.)

Му­ен­га шу­лай ук гим­нас­ти­ка ки­рәк. (Баш­та кан ки­лү ях­шы­ра­чак.)

Тә­мә­ке тар­тыр­га өй­рән­ми­без. (Ул да кан әй­лә­не­шен ак­ры­най­та.)

Сал­кын­да баш ки­ем­сез йөр­ми­без. (Бу кан ба­сы­мы үз­гә­рү­гә, нә­ти­җә­дә күз авы­ру­ла­ры­на ки­те­рә.)

Ки­шер, пет­руш­ка, ба­лык, чия, ка­ра­җи­ләк, ка­мыр, дү­лә­нә (бо­я­рыш­ник), гөл­җи­меш, ка­бак, кә­бес­тә, ку­ку­руз, бә­рәң­ге, ка­вын, цит­рус­лы­лар, чик­лә­век­ләр ашый­быз. Бо­лар ба­ры­сы да күз­ләр өчен фай­да­лы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев