Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үскәч кем булырга?

Мин мәк­тәп­тә 3-4 сый­ныф уку­чы­ла­ры ара­сын­да «Ки­лә­чәк­тә кем бу­лыр­га?» ди­гән те­ма­га со­ра­шу үт­кәр­дем. Ми­нем үзе­мә иң ак­ту­аль һө­нәр­ләр прог­рам­мист та юрист ке­бек то­е­ла. Әм­ма җа­вап­лар бик тә төр­ле бул­ды.

Мә­сә­лән, 3нче сый­ныф уку­чы­сы Га­лия, кыз ке­ше бул­са да, по­ли­ци­я­дә эш­ләр­гә хы­ял­ла­на икән. Юрист бу­лыр­га те­ләү­че дә та­был­ды. Әнәс шул һө­нәр­не сай­лар­га җы­е­нам ди­де. Ә Сөм­бел укы­ту­чы бу­лам ди. Әл­бәт­тә, укы­ту­чы бик ки­рәк­ле һө­нәр. Әм­ма без­нең ке­бек бик тә төр­ле ба­ла­лар бе­лән авыр­дыр ин­де. Сөм­бел­дән укы­ту­чы чы­га­чак – кеч­ке­нә­рәк­ләр­не өй­рә­тер­гә, ки­ңәш би­рер­гә яра­та ул.

3нче сый­ныф уку­чы­сы Зә­ми­рә­нең ярат­кан һө­нәр­лә­ре икәү хәт­та: фо­тог­раф һәм табиб. Ка­ра ин­де, бер-бер­сен­нән биг­рәк ерак бит бу һө­нәр­ләр. Зә­ми­рә кай­сын сай­лар икән?

Дус­лар, ә ми­ңа бе­лә­сез­ме, нәр­сә кы­зык то­ел­ды? Бе­рәү дә ма­ни­кюр ясау­чы бу­лам, ди­мә­де, ма­тур­лык са­лон­на­рын тел­гә ал­ма­ды. Ә бит күп­ләр шө­гыль­лә­нә хә­зер мон­дый биз­нес бе­лән. Ак­ча­лы эш, ди­ләр.

Ә сез һө­нәр сай­ла­ган­да нәр­сә­гә ка­рый­сыз? Ул һө­нәр ту­рын­да ин­тер­нет­тан укый­сыз­мы? Шул һө­нәр ия­лә­рен­нән со­ра­ша­сыз­мы? Язы­гыз әле, яме!

Нә­фи­сә Шә­ях­мә­то­ва, Ма­ма­дыш ра­йо­ны, Дүс­мәт мәк­тә­бе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    тагын сөйләтегез әле