Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Үлемсез каһарманлык: Җәлил – Җәлилчеләр!»

25нче августта герой-шагыйрь Муса Җәлил hәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелде.

Татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы сугышкан
hәр халык өчен дә тетрәндергеч, фаҗигале көн - җәлилчеләрнең гомере өзелгән
көн.

Шул уңайдан шәһәребезнең 7нче балалар китапханәсендә «Ватанга тугры
калдылар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Бу хәтерне яңарту, илебезнең тынычлыгы өчен гомерләрен биргән батырларның
истәлеген барлау, яшь буынга тапшыру өчен кирәк.

Китапханәче сөйләвеннән күргәзмәгә килүчеләр бу көнне Берлин читендә,
Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең җәзалап үтерелгәнен белделәр.

Әсирлеккә эләгүгә карамастан, алар фашизмга каршы көрәшне дәвам итәләр.

Әлеге чарада катнашучыларга яшерен төркемнең лидерлары Муса Җәлил,
Гайнан Курмашев һәм Абдулла Алиш булганлыгы сөйләнде.

Күргәзмәдә җәлилчеләрнең тормыш юлы, иҗаты һәм батырлыклары
турында китаплар урын алган.

Резедә Валеева, Түбән Кама шәһәренең
7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев