Сәяхәт!
Җәйге каникулым бу юлы бигрәк истәлекле булды.
Июнь аенда Санкт-Петербург шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен үткәрергә бардык. Аннан кайткач «Круговорот» лагерендә бик күңелле ял итеп, уйнап-көлеп, төрле чыгышлар ясап, ярышларда җиңеп, дуслар табып кайттым.
Ә июль аенда Марий Эл республикасына барып андагы прәннектән ясалган кебек шәһәрне күреп шаккатып йөрдек. Аннан кайткач «Музыкаль өй» лагерендә ун көн бик күңелле ял иткәч, әбием янына авылга кайттым. Авылда дус кызым Милана белән караңгы төшкәнче уйнадык. Көн саен әбием артымнан чыкмыйча өйгә керү юк.
Август ае нык исемдә калачак. Гаиләм белән Болгар, Казан шәһәренә бардык. Казаннан зур кызыклы су көймәсенә утырып ике сәгать Болгарга йөздек. Андагы матурлыкка минем исем китте. 6 кат җир астына төшкән тарихи музейга бөтен гаиләм белән хозурланып йөрдек. Бабаем бу кадәр дип уйламаган идем диде. Чыннан да Ак мәчет, татар өйләре, тарихи биналар боларның барысында без сокланып карадык. Татар өендә көнкүреш әйберләрен бик озаклап карадым. Төймәләр куеп, бизәкләп чигелгән калфак, элекке агач карават, бәллү, чабаталар мине таң калдырды. Беренче тапкыр йорт кошы күркәне күрдем әле мин анда.
Кич без янә су юлы буйлап Казанга кайттык. Икенче көнне рәхәтләнеп Казан шәһәрен буйладык. Шундый күңелле гаилә сәяхәте булды безнең өчен.
Рәинә Гыйзәтуллина, 54нче гимназия, Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев