Көмеш кыңгырау

Туган тел

Ул мине мәхрүм итмәгән Моңнарыннан, җырыннан, Мин карында чагымда ук Аккан ул тамырымнан. Иркәли алмас идем мин Җирнең иң иркә гөлен, - Белмәсәм Туган телемне, Булмаса Туган телем. Шатлана белмәс идем мин, Кайгыра белмәс идем, Ак белән караны хәтта Аера белмәс идем. Аера белмәс идем мин Дөньяның көнен, төнен -...

Ул мине мәхрүм итмәгән

Моңнарыннан, җырыннан,

Мин карында чагымда ук

Аккан ул тамырымнан.

Иркәли алмас идем мин

Җирнең иң иркә гөлен, -

Белмәсәм Туган телемне,

Булмаса Туган телем.

Шатлана белмәс идем мин,

Кайгыра белмәс идем,

Ак белән караны хәтта

Аера белмәс идем.

Аера белмәс идем мин

Дөньяның көнен, төнен -

Белмәсәм Туган телемне,

Булмаса Туган телем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: