Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сагынып көткән Яңа ел

Алдагы елга якты өметләр уятып, иске 2019 нчы ел да үтеп бара.

Яңа елның килүе чиксез шатлыклы, тылсымлы көчкә ия булган бәйрәм икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Моны аңлар өчен бакчабызда үткәрелгән бәйрәм иртәләрендә балаларның бәхет-шатлык белән тулы күзләренә карау да җитә.

Ә Кыш бабайның бәйрәмгә килүе – үзе бер сихри мизгел. Кыш бабайдан кечкенәләр генә түгел, олылар да гаҗәеп серле могҗиза көтәләр. Быелгы Яңа ел бәйрәмен каршылауның үзенчәлеге шунда - әти-әниләр бәйрәмгә әзерләнүдә аеруча актив катнаштылар.

Һәр төркемнең әти-әниләре Яңа елга багышланган бәйрәм котлаулары ясадылар, холлны бизәлгән чыршы һәм камин-учак белән җиһазладылар, төркем стендларын Яңа ел символы – күсе сурәте белән бизәделәр.

Нәниләрне иң сөендергәне шул булды: һәр төркем балаларына хәбәр җиткерделәр – “Кыш бабай белән Кар кызы юлга чыкканнар, озакламый безнең бакчага да килеп җитәләр!” Чынлап та, тәрәзәгә карасалар, балалар бакчасы ишек алдында Кыш бабай белән Кар кызы йөри. Аларны бәйрәм иртәсендә генә күреп гадәтләнгән балаларның шул вакыттагы шатлыкларын күрсәгез...

Ә быел Кыш бабай белән Кар кызы балалар бакчасы ишек алдына ук килгәннәр. Урамга уйнарга чыккач эзләп карасалар да тапмадылар, тәрбияче апалары аларны бәйрәм иртәсенә киләчәкләр, дип аңлатты.

Күптән көтелгән бәйрәм иртәләре башланып китте... Бәйрәмнәрдә Кыш бабай һәм башка әкият геройләрын тәрбиячеләр белән бергә әти-әниләр дә башкарды, төрле рольләрдә уйнаганда, аларны хәтта балалары да танымады.

Без әти-әниләргә бакча бизәлешенә ярдәм иткән, бәйрәмебезне ямьләндергән һәм сихри могҗизага ышаныч тудырган өчен бик рәхмәтлебез.

Сезгә бәйрәм иртәсеннән кайбер сюжетлар тәкъдим итәбез.

Зәкия ФӘТХУЛЛИНА, Чаллы шәһәре, 41 нче “Умырзая” балалар бакчасы.

Фотоларның авторы: Вера БЕРЕЗИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев