Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рушат укулары

Гимназиябездә быел «Рушат укулары» проекты эшләде.

«Рушат укулары» проекты кысаларында һәр атнаның сишәмбесендә Татарстан Халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе, Мөслим районы Иҗтимагый советы рәисе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Рушат Солтанов гимназия укучылары белән очрашты. Яшь категориясенә карап, өч төркемгә бүленеп укучылар мәгънәле, эчтәлекле, күңелләргә үтеп керерлек чыгышлар тыңладылар.

Ул үзе генә сөйләп калмады, балаларны да эшләтте. Аның әңгәмә-чыгышлары берсеннән-берсе мәгънәле, берничә көн буе шушы сөйләшүләрне күңелдән чыгармый анализлап йөрерлек булды. Чын дуслык нинди була, ялганчы булма, хыянәт, сыйныфташлар, тәрбияле бала, бер-береңне, өлкәннәрне хөрмәт итү – саный китсәң, бик күп темаларга тукталды Рушат Җәүдәтович. Халык педагогикасыннан мисаллар китерде, шигырьләр укып көлдерде, уйландырды. Яңа басылып чыккан китапларның эчтәлеген сөйләп, балаларга укырга тәкъдим итте.

9 ай буе барган очрашулар сизелмичә үткән дә киткән. «Рушат укулары»ның соңгы очрашуында Рушат абый ел буена күтәрелгән проблемаларны кабат искә төшерде, укучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар белән бергә, төпле киңәшләрен дә бирде.

Һәр очрашуда укучылар белән булган җылы мөнәсәбәте, йөрәкләргә үткәрерлек чыгышлары өчен без Рушат Җәүдәтовичка зур рәхмәтлебез!

Гөлшат Солтанова, Мөслим районы, Мөслим гимназиясенең педагог-китапханәчесе, 7Б сыйныфы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X