Көмеш кыңгырау

Моннан 200 ел элек

Безнең гаилә дүрт кешедән тора: әти, әни, сеңлем Назлыгөл һәм мин. Без һәрвакыт туган телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Мин үз телемне бик-бик яратам. Узган ел әнием агач ясады да, шунда исемнәр язарга тотынды. Мин кызыксынып янына килдем һәм нәрсә язганын сорадым. Шунда беренче тапкыр шәҗәрә турында ишеттем. Шәҗәрә - ул нәсел...

Безнең гаилә дүрт кешедән тора: әти, әни, сеңлем Назлыгөл һәм мин. Без һәрвакыт туган телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Мин үз телемне бик-бик яратам.

Узган ел әнием агач ясады да, шунда исемнәр язарга тотынды. Мин кызыксынып янына килдем һәм нәрсә язганын сорадым. Шунда беренче тапкыр шәҗәрә турында ишеттем. Шәҗәрә - ул нәсел агачы икән. Һәр мөселман кешесе үзенең җиде бабасына кадәр белергә тиеш.

Ерак дәү әниемнең бертуган энесе Әхмәдулла гыйлем кешесе булган. Ул кечкенәдән дин сабагы укыган. Туксан яшенә кадәр биш тапкыр намазын калдырмый торган булган. Ул әниемә җиде бабасының исемен язып калдырган. Ә әнием аны бик кадерләп саклаган.

Шәҗәрә төзегәндә мин дә әниемә булыштым. Дәү әтиемнән аның дәү әтисенең һәм дәү әнисенең исемнәрен сорадым. Дәү әтием җиде бабасына чаклы белмәсә дә, дүрт буынны язып алуым өчен шатландым. Әтиемнең әнисе ягын да шулай белештем. Ә әнием ягыннан җиде буын язып алынган иде инде.

Моннан ике йөз еллар элек яшәгән Нәби бабамны күз алдыма китереп карадым. Һәм шундый сурәт килеп чыкты: ул, имеш, кырда бодай ура икән, аягында чабата. Үзен искә алганга рәхмәт әйтте шикелле. Ерак әбием Махания үзенең әти-әнисен бөтенләй хәтерләми. Ул ятим үсә.

Ә Зәйтүнә әбиемнең апасының малайлары Шамил һәм Камил Монасыйповлар - танылган скрипкачылар була.

Шәҗәрәне төзеп бетердек. «Бу зур рухи байлык, аны кадерләп сакларга һәм киләчәк буыннарга да калдырырга кирәк» - диде әнием.

Мин татар булуым белән горурланам. Әти-әнием, әби-бабам, рәхмәт сезгә, мине милләтем һәм нәселем белән кызыксындыра алганыгыз өчен!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: