Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы язучылары Менделевск шәһәрендә кунакта

Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Балачак илендә» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне Балалар иҗат үзәгенең педагогы, Ижевка мәктәбенең татар теле укытучысы Чулпан Төхбәтова әзерләгән. Әлеге чарага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, республикадагы бердәнбер балалар газетасы «Көмеш кыңгырау»ның баш редакторы Факил Сафин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният...

Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Балачак илендә» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне Балалар иҗат үзәгенең педагогы, Ижевка мәктәбенең татар теле укытучысы Чулпан Төхбәтова әзерләгән. Әлеге чарага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, республикадагы бердәнбер балалар газетасы «Көмеш кыңгырау»ның баш редакторы Факил Сафин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Рәшит Бәшәр, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әлфия Ситдыйкова, Яр Чаллы педагогоия университеты доценты, җырчы-галимә Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова кунак итеп чакырылганнар иде.

Кичәдә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлеге җитәкчесе Лилия Федоровна һәм Балалар иҗат үзәге директоры Айдар Сәфәргалин да катнаштылар.

Тамаша залына җыелган укучылар, укытучылар һәм китапханәчеләр шагыйрьләрнең һәр шигыре серле бер дөнья икәненә тагын бер кат инандылар. Ижевка авылы һәм 7 нче санлы мәктәп укучылары шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларга эчкерсез җавапларны ишеттеләр. Әдәбият сөючеләр танылган әдипләр, аларның иҗатлары, «Көмеш кыңгырау» газетасының эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде. Әдәби-музыкаль кичә авторларның сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина һәм җырчы Айдар Сәфәргалин башкаруында яңгыраган җырларны тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләделәр. Очрашуда актив катнашкан балаларга язучылар китапларын бүләк итеп бирделәр. Балалар иҗат үзәгенең директоры кунакларга Рәхмәт хаты тапшырды.

Менделеевлылар район, шәһәр мәктәпләре, китапханәләр белән берлектә киләчәктә әдәби чаралар үткәрү дәвамлы булачагын әйттеләр. Кичә соңында бергәләп истәлек фотога төштеләр һәм яңадан очрашуларга кадәр саубуллаштылыр.

Әлфия Хаҗиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев