Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бәхет телим!

Укытучылары: Ләйсән Хафизова, Рәсимә Хафизова. Бәхет телим! Илебездә бар кеше дә Бәхетле тормыш корсын. Һәрбер йортта шат авазлар, Көлү яңгырап торсын! Кунакларга йөрешсеннәр, Урыс, татар, марие. Һәркемгә дә газиз бит ул - Саклансын туган теле! Алена Горшкова, 6Б сыйныфы. Дусларга (шаярту) Безнең тату сыйныфта Укый ике тел бете. Берсе -...

Укытучылары: Ләйсән Хафизова, Рәсимә Хафизова.

Бәхет телим!

Илебездә бар кеше дә

Бәхетле тормыш корсын.

Һәрбер йортта шат авазлар,

Көлү яңгырап торсын!

Кунакларга йөрешсеннәр,

Урыс, татар, марие.

Һәркемгә дә газиз бит ул -

Саклансын туган теле!

Алена Горшкова, 6Б сыйныфы.

Дусларга

(шаярту)

Безнең тату сыйныфта

Укый ике тел бете.

Берсе - Ралинә исемле,

Алинә - икенчесе.

Бу ике дус дәрестә

Утыралар сөйләшеп,

Тәнәфестә түзеп булмый,

Йөгерәләр әрләшеп.

Талашалар, тартышалар,

Чын дуслармы соң болар?!

Юктыр, минемчә, аларны

Кавыштыра парталар.

Дилүсә Кашапова, 6А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев