Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балаларны яклау көненә Чаллыда нинди чаралар булачак?

Балаларны яклау көненә Чаллыдагы Җиңү паркында кызыклы бәйрәм үткәреләчәк.

1 июнь көнне 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр паркның зур сәхнәсендә «Капитошка» балалар бәйрәме үткәреләчәк. Чара программасына конкурслар, турнирлар, бүләк тапшыру тантаналары кергән. Аны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге оештыра.

Парк территориясендә сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт өлкәсендә бушлай консультация зоналары һәм балалар мәйданчыклары эшли. Балалар табиблары: ортопед, аллерголог, психолог, педиатр, травматолог, отоларинголог һәм башкалар кабул итү уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X