Көмеш кыңгырау

Яман чирне булдырмауның иң гади чаралары

Файдалы киңәшләр

1.  Әрекмән - бөек табиб. Борынгы Кытайда әрекмән согы иң көчле дәвалардан саналган. Аны бакчаларда үстергәннәр һәм салатларга кушып ашаганнар.


2.   Кызыл чөгендер - рационда көн саен булырга тиеш. Чөгендердәге файдалы матдәләр ел буена саклана. Көн саен  кимендә 200 г - пешкәнме яки чиме, барыбер - ашарга кирәк. Чи чөгендер согы бик файдалы. Яман шеш авыруыннан көненә 1 л сок эчәргә киңәш ителә. Әмма тамакны яндырмас өчен аны сөткә кушып эчәргә кирәк.


3.  Сарымсак - яман шешне булдырмауда ярдәм итүче чара. Аның составындагы аллицин һәм аллилсульфид дигән матдәләр организмдагы токсиннарны чыгарырга ярдәм итә, ди галимнәр.

4. Помидор составындагы ликопин да яман шешнең кайбер төрләренә каршы торырга ярдәм итә.

5нче урында эллагин кислотасы (кура җиләге һәм җир җиләге) һәм антоцианидиннарга (күкҗиләк һәм караҗиләк) бай җиләкләр. Әлеге матдәләр яман шешне формалаштыручы аксымнарны җиңә, дип белдерә галимнәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: