В республике рубрикасы буенча яңалыклар
-
20 февраль 2019 - 15:19Бүген төнлә һәм иртәгә көндез республикада һава торышы начарланыр дип фаразланаТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә көндез республикада һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
19 февраль 2019 - 11:191 мартта VI Дөньякүләм #әдәбимарафон проектының йомгаклау кичәсе була2019 нчы елның беренче өч атнасы дәвамында ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелгән VI Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектына нәтиҗәләр ясалды һәм финалистлар билгеле булды.
-
12 февраль 2019 - 09:49Россия сәламәтлек саклау министры грипп эпидемиясенең кайчан тәмамланачагын әйттеРоссия сәламәтлек саклау министры грипп эпидемиясенең кайчан тәмамланачагын әйтте
-
12 февраль 2019 - 09:00Лобачевский исемендәге лицей укучысы җыелма команда составында Төбәкара химия турнирында җиңдеБорис Ельцин исемендәге Урал федераль университетында 2019 елгы V төбәкара химия турнирының йомгаклау этабы тәмамланды. Финал нәтиҗәләре буенча составына КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Камилла Волкова кергән команда җиңү яулады.
-
7 февраль 2019 - 11:15«Дулкыннар» бәйгесе гаризалар кабул итә!«Идел» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә 2006 елдан бирле Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе үткәрә. Быел ул күренекле язучы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәт тууына 120 ел тулуга багышланган.
-
7 февраль 2019 - 11:08Татар теле һәм әдәбияты буенча III төбәкара олимпиадага йомгак ясалдыОлимпиадада 100дән артык укучы катнашты. Алар Россиянең 22 төбәгеннән килгән. Төбәкара олимпиада җиңүчеләре үз белемнәрен татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада сынап караячак.
-
7 февраль 2019 - 10:46Казанда "МӘГАРИФ. КАРЬЕРА" махсус күргәзмәсе узачак«Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе 8 - 11 сыйныф укучыларына - булачак абитуриентлар, шулай ук безнең шәһәр һәм республика предприятиеләрендә эшкә урнашырга теләгән студентларга юнәлдерелгән. Күргәзмә киләчәктә баласының кем булуы, нинди һөнәр сайлавына битараф булмаган ата-аналар өчен дә файдалы булачак.
-
4 февраль 2019 - 16:06Республикада “Ел тәрбиячесе " бәйгесендә катнашучыларны сайлап алу бара«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының зона этабы дәвам итә, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары катнаша. "Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының зона этабы 18нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр буенча финалның 20 катнашучысы билгеләнәчәк.
-
31 гыйнвар 2019 - 09:10“Подписка өчен телевизор”"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үткәрә торган “Подписка өчен телевизор” акциясе тәмамланып килә. http://tatmedia.ru/tvzapodpisku/ сайтында акциядә катнашучыларның исемлеге урнаштырылган. Исемлек әле тулыландырыла тора. Үзләрен тапмаучылар podpiska@tatmedia.ru почтасына яза ала яки (843) 222 09 84 ( өстәмә -1261) телефонына шалтырата ала.
-
29 гыйнвар 2019 - 13:57“Вахит: шәхес, иҗат, заман” республика бәйгесеБәйгедә “Яшь шагыйрьләр”, “Яшь язучылар”, “Хәй Вахит әсәрләре – сәхнәдә”, “Фәнни-тикшеренү эшләре” юнәлешләре эшләде.
-
29 гыйнвар 2019 - 09:24Чаллы укучылары Татарстан тарихын барыннан да яхшырак белә24 – 26нчы гыйнварда Татарстан тарихы буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабын узды.
-
24 гыйнвар 2019 - 09:49Якташ әдипнең исемен мәңгеләштерүАзнакай районы Туйкә авылында М. Хәсәнов, Р. Төхфәтуллин, Һ Такташ премияләре лауреаты, дистәдән артык китап авторы, Азнакай муниципаль районының Почетлы гражданины, Татарстан республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, шагыйрь Илдус Гыйлаҗевны искә алдылар. Шагыйрьне искә алырга килгән мәртәбәле кунаклар аның каберен зиярат кылып, чәчәкләр салдылар. Ул яшәп, шунда мәңгелек йортын тапкан Туйкә авылында аның якты истәлегенә элмә такта куелды.
-
24 гыйнвар 2019 - 09:17Айдар Хәлим укуларыЧаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге II региональ укулар узды
-
14 гыйнвар 2019 - 13:422019 елның 1нче февраленә кадәр БДИда катнашучыларга кайсы предметларны сайлаячакларын төгәл билгеләргә кирәкИмтиханнарны тапшырырга теләүчеләр 2019 елда БДИда катнашу өчен гариза бирә һәм 1нче февральгә кадәр тапшыру өчен предметларны сайлый алалар. Йомгаклау аттестациясе 14 дисциплина буенча каралган: рус теле һәм математика мәҗбүри, тагын берничә фәнне укучылар мөстәкыйль сайлый ала, фәннәрнең саны чикләнмәгән. Өлкән сыйныф укучылары нинди мәҗбүри дисциплиналар бирәчәкләрен әле билгели алмаган булсалар, моны 2019 елның 1нче февраленнән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк. 1 февральдән соң гаризалар кабул ителми.
-
14 гыйнвар 2019 - 13:26Балалар бакчаларында ата-аналар түләвен арттыру турында2019 елның 1нче гыйнварыннан республика балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве күләме 4,3% ка артты.