Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җаның теләгәнчә яшисеңме?

Бер карасаң, кешенең иң зур хыялы – үзе теләгәнчә, күңеле кушканча яшәү булырга тиеш кебек.

Әмма, ни гаҗәп, тормышта без үзебез үк күп нәрсәләрдән тыелып, күп нәрсәләрдән баш тартып  киләбез. Әйтик:

1. Кирәк чакта өздереп кенә “Юк” дип әйтә белмибез. Хәтта күңелгә хуш килмәгән кешеләрнең үтенечен дә тыңларга туры килә, чөнки безне, кызганычка каршы,  «дөрес»  тәрбияләгәннәр.

2. Кеше арасында җитди кыяфәт белән йөрергә тырышабыз, чөнки яше, дәрәҗәсе буенча «солидный» саналган кешегә (ә без бит инде шундый!) авыз ерып йөрү килешеп бетми, дип уйлыйбыз.

3. Үз фикеребезне әйтергә җөрьәт итмибез, чөнки башкаларның «үзен күрсәтергә тырыша инде бу, бахыр», дип уйлауларыннан куркабыз.

4. Сәламәтлек буенча борчуларыбыз булса да, табибка баруны  даими рәвештә кичектереп киләбез.

5. Читләр өчен “утларга керсәк тә”, шәхси мәнфәгатьләребезне кайгыртырга кыенсынабыз.

6. Тузга язмаган  эш эшләп ташласак, кеше ни әйтер, дип борчылабыз.

7. Хафаланыр өчен  сәбәпне эзләп табып кына торабыз. Бер сәбәп таба алмасак та,  күңел инде хәвеф көтә башлый.

8. Ял итә белмибез. Кайвакытта бөтен эшләрне ташлап, каядыр чыгып китәсе килә, әмма без үзебезне эш атына исәплибез.

9.  Үзебезне аз гына да көйләтә белмибез.

10. Вазыйфабыздан туйган булсак та, эштән китәргә җөрьәт итмибез – чөнки яңа урында  начаррак булырга мөмкин дип уйлыйбыз.

11. Үзебезгә бер эшсез диванда аунарга «рөхсәт итә алмыйбыз».

12.  Бәхетле булу өчен ни кирәген яхшы белсәк тә, «намус кушканча» яшәргә тырышабыз.

13. Киемнең уңайлысына түгел, матурына өстенлек бирәбез. Күңелгә ошаган киемне (кыйммәт булса бигрәк тә) бер күрүгә сатып ала алмыйбыз. Чөнки «бер тиенсез» калуны күз алдына да китермибез.

14. Хыялланырга куркабыз. Алар бит барыбер тормышка ашмаячак, дип уйлыйбыз.

15. Балаларны иркәләргә кыймыйбыз. Бозылып китәрләр дип шикләнәбез.

16. Тазарудан куркып, тәм-том ашауны чиклибез.

Инде боларның барысына да кул селтәп, җаныбыз теләгәнче яши башлауны күз алдына китерик әле. Шәп бит, ә! Миңа калса, кеше өчен иң мөһиме – шәхси ирек.

Ризидә Гасыймова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев