Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Теләкне тели белү кирәк

Теләк теләү иң игелекле гамәлләрнең берсе.

Теләк-әйтемнәр дини догаларда чагыла.

Дога - илаһи, сихри халәткә ирешеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү.

Теләк теләү бик җитди гамәл. Кемгәдер «Юлың уң булсын!» яисә «Исән-сау бул!» дип чын күңелдән әйтәбез икән, үзебез дә сизмәстән, рухи көчләрне шушы ниятебезгә җәлеп итәбез дигән сүз.

Борынгылар:  «Ихлас теләк - Ходай ихтыяры»  дигән. Ә без бүген теләк тели беләбезме соң? Тагын бер мәртәбә игътибар итик әле: сөйләм телебездә нинди  теләк-әйтемнәр йөри? Аларның мәгънәсе ихлас ниятебезгә туры киләме?!  

Халык арасында таралган җырлардан башлыйк. Һәр ике җырның берсендә диярлек татар кешесе үзенең газиз анасына яисә сөйгән ярына: «Мәңге яшь булып кал!» - дип теләк тели. «Картайма бер дә!» - дип тә җибәрә.

Бу  сүзләр артында вакытсыз өзеләчәк гомер сорау ята түгелме соң? «Матур картлык телим!», «Матур килеш картай!», «Күңелең белән яшь килеш кал!»  теләкләре үтемлерәк түгелме?

Тагын бер җитди ялгышлык. Без еш кына якыннарыбызны юатканда: «Җаның тынычлансын!» яисә «Җан тынычлыгы телим!» - диябез.

Бу сүзләр изге  ният белән әйтелә, әлбәттә. Әмма мәгънәсе дөрес түгел. «Күңел тынычлыгы телим!», «Күңелең тынычлансын!» булырга тиештер. Җанның тынычлыгы шулай ук вакытсыз гомер өзелү белән бәйле.

Тагын бер хата. Без якыннарыбызга йокы алдыннан: «Тыныч йокы!» яисә  «Тыныч йокла!»  дип әйтергә яратабыз. Телибезме-теләмибезме, монда  да  шул ук мәгънә килеп керә. «Тыныч йокы» дигән гыйбарә элегрәк  «үлем йокысы» мәгънәсендә йөргән.

Ягъни, җансыз, сулышсыз йокы бакый дөнья йокысы. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озатканда да «Тыныч йокла!» дибез ләбаса. Русларда «Спокойной ночи!» дигән сүз бар бит, дип әйтүчеләр булыр.

Ләкин шуны онытмыйк: русларның «спокойный» сүзе бөтенләй башка мәгънәгә ия. Бездә «Тыныч йокы» сүзтезмәсен алыштырырдай әйтемнәр бар.

Татар элек-электән «Тәмле йокы!», «Тәмле төшләр!» - дип теләк теләгән. Шунысы кызык: бу теләкне инглиз аристократлары телендә, Кытайда яшәүче гади халык сөйләмендә дә очратырга мөмкин.

Теләк теләгәндә без нинди генә образлар кулланмыйбыз! «Кәккүк кебек моңлы бул» әйтемен генә алыйк. Башка кошлар оясына үз балаларын калдырып йөрүче, саный-саный кеше гомерен кыскартучы бу кош теләк өчен образ була алмый.

Кайберәүләр «Аккош гомере телим» диләр. Аккош  үз гомерендә бер генә кош белән парлашып, ниндидер бер сәбәп белән  парсыз калса, гомер буе ялгызлыкка дучар булып, каңгырып, моңланып-сагышланып йөрүче кош бит инде. Бу ялгызлык, сагыш, чарасызлык теләү кебек килеп чыга. «Сандугач», «күгәрчен», «былбыл», «күбәләк» гомерләре теләү дә шомлы тойгылар уята. Җырдагыча «Кояш гомере телим мин әнием сиңа» - дип әйтеп була ич.

 Сөйләм телебездә «Уф» сүзе белән бәйле әйтемнәр дә җитәрлек. Адым саен зарланырга яратабыз: «Уф!» яисә «Уф Алла!» дибез. Ә бит аның гарәпчә мәгънәсе «туйдым» сүзенә туры килә.

«Туйдым!» (дөньядан, яшәүдән, синнән...), «Аллаһтан туйдым!» (тфү, тфү, әстәгьфируллаһ) дип, үзебезнең язмышыбызга авырлык алабыз түгелме?

 «Китәм» дигән сүз белән дә сак булырга кирәк. Аның «бакый дөньяга китү»  дигән мәгънәсе дә бар. Аның урынына «киләм», «барам», «кайтам» сүзләрен дә кулланып була.

Кызганыч, балаларын «Эттән туган!», «Чукынган тәре!»,  «Чукынчык!», якыннарын, ирләрен, хатыннарын «Хәерсез!», «Имансыз!» «Җир бит!» дип орышкан кешеләрне дә еш очратабыз. Бер мәртәбә булса  да тукталып, уйлап карый микән алар бу сүзләрнең асыл мәгънәләре турында?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куркыныч булып китте...

    • аватар Без имени

      0

      0

      ???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тели белсәң, теләк, белмәсәң, имгәк дип әйтәләр иде