Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Миграҗ кичәсе

Бүген - 13 апрель көнне Мөселман дөньясы Миграҗ кичәсен билгеләп үтә Миграҗ сүзе - югарыга күтәрелү, күккә ашуны аңлата. Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд пәйгамбәр янына Җәбраил фәрештә килә һәм үзе белән «Бурак» дип аталган, яшен тизлеге белән йөрүче канатлы, тылсымлы ат та алып килә. Шуңа атланып, Мөхәммәд пәйгамбәр күз ачып йомганчы...

Бүген - 13 апрель көнне Мөселман дөньясы Миграҗ кичәсен билгеләп үтә

Миграҗ сүзе - югарыга күтәрелү, күккә ашуны аңлата. Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд пәйгамбәр янына Җәбраил фәрештә килә һәм үзе белән «Бурак» дип аталган, яшен тизлеге белән йөрүче канатлы, тылсымлы ат та алып килә. Шуңа атланып, Мөхәммәд пәйгамбәр күз ачып йомганчы Гарәбстаннан Изге Иерусалим шәһәренә килеп җитә. Биредә ул үзеннән элгәре пәйгамбәрләр белән күрешә, алларында намаз укый һәм намаздан соң Җәбраил фәрештә белән күккә аша. Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү вакытында 99 мең (!) сүз әйтә, күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән җәннәтне күрә, соңыннан, килгән юлы белән, Мәккәгә кайтарыла. Шул очрашуда Аллаһы Тәгалә 5 вакыт намазны фарыз кыла. Шул кадәр араны үтеп кайтканчы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең әле яткан урыны да суынырга өлгермәгән була.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең күккә ашуы 621 елның 27нче рәҗәп кичәсендә, төнлә булган дип раслана. Мөселманнар бу төнне йокламыйча, Корьән укып, гыйбадәт кылып үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев