Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

«Әлхәмдүлилләһ»

Байлык кешенең күңелендә түгел, кесәсендә булырга тиеш.

Имам Әбү Хәнифә хәзрәтләре дәрес биргәндә бер шәкерт кереп, «Хәзрәт, сәүдә малыгыз төялгән көймә баткан...» – дип хәбәр иткән. (Әбү Хәнифә галим генә түгел, сәүдәгәр дә булган.)

Хәзрәт бераз гына уйланып торган да: «Әлхәмдүлилләһ» – дип тыныч кына дәресен дәвам иткән. 
Бераз вакыттан икенче берәү килеп: «Баткан көймә сезнеке булмаган, сезнеке яр кырыена килеп җитте» – дип хәбәр биргән. Хәзрәт янә кальбенә карап торган да: «Әлхәмдүлилләһ» – дип тагын дәресен дәвам иткән. 
Дәрес беткәч, шәкертләр аннан: 
«Хәзрәт, сез ни өчен ике очракта да бер үк төрле җавап бирдегез?» – дип сораганнар.

«Мин беренче очракта кайгы кичермәдем, икенче очракта шатлык кичермәдем» – дип җавап биргән ул. 
Байлык кешенең күңелендә түгел, кесәсендә булырга тиеш.

Кальб (күңел) – иман өчен, иманның урынын байлык алса, ул кеше дөньяда да, ахирәттә дә бәхетсез булачак. 
(Мөселман календареннән.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев