Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Кыйссаларда гыйбрәт бар

Гасырлар буена безннең әби-бабаларыбыз Ислам диненең кешеләрне әхлаклы, итагатьле, кешелекле, намуслы итеп тәрбияләүдә зур һәм әһәмиятле тәрбияви чаралар системасы икәнен аңлаганнар.

Алар еллар буе мәдрәсә тәрбиясе алып үсү сәбәпле, гаҗәеп итагатьле, кешелекле, тирән фикерләүгә сәләтле булып үскәннәр һәм бәя биреп бетергесез кыйммәтле әхлак сыйфатларын яшьләргә дә бирергә тырышканнар.

Идел буенда татар телендә 1303 елда ук инде Н. Рабгузиның "Кыйссас әл-әнбия" китабы языла. Аннан соң да төрле авторларның күп санлы китаплары иҗат ителә һәм халык арасына тарала. Аларда яшьләргә үрнәк итеп пәйгамбәрләр, игелеклелек, изгелек эшләүчеләр алына һәм бу китапларның яшь буынны кешелекле, итагатьле, намуслы итеп тәрбияләүдәге әһәмияте гаять зур була.

Хәзерге көндә дә яшьләрне тәрбияләүдә Ислам дине казанышларын куллану, Ислам әхлаге традицияләрен дәвам итү тәрбия эшендәге бик мөһим бер юнәлеш.

“Коръәндә хайваннар кыйссалары китабыннан” Нух галәйһиссәламнең көймәсе кыйссасы.

Кемнәр соң ул пәйгамбәрләр?

Кешеләр бәхетле булып, дөрес яшәсеннәр өчен Аллаһ Тәгалә кешеләрне туры юлга чакыручылар итеп аларның үз араларыннан пәйгамбәрләрне җибәргән. Аллаһны кешеләр күрә алмыйлар, Аның сүзләрен дә ишетә алмыйлар.

Бу эш беркемнең дә көченнән килми. Бары тик Аллаһ сайлаган кешеләр - пәйгамбәрләр генә Аның кушканнарын кешеләргә җиткерә ала.

Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламне аның халкына җибәрә. Ул Аллаһка ихластан гыйбадәт кылучы, акыллы, киң күңелле кеше була.

Коръәндә: “Без Нухны аның кавеменә җибәрдек: үзеңнең халкыңны, җәфалы газаплар килгәнче кисәт”- дип. (Коръән: 71:1).

Нух галәйһиссәлам үзенең кавеме каршына чыкты һәм: “ И халкым минем! Дөреслектә, мин сезнең өчен кисәтүче һәм аңлатучы дәгъвәтче,” – диде. (Коръән: 71:2).

Нух галәйһиссәлам кавеме үзләрен бар иткән Аллаһка гыйбадәт кылмыйча, ниндидер җансыз потларга табына торган була.

Нух галәйһиссәлам үзенең кавеменә: “ И кавемем минем! Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, чөнки безнең Аннан башка гыйбадәткә лаеклы иләһләребез юк! Мин Бөек көнне сезгә газаплар килер дип куркамын” – ди. (Коръән: 7:59).

Нух галәйһиссәлам кавеме үзләренең потларыннан баш тартып, бер Аллаһка ышансыннар өчен армый-талмый тырыша. Ләкин аның дәгъвәтенә кавеменең бик аз кешеләре иярә. Аллаһ бу кавемгә ачулана һәм яңгырны бирми башлый. Нәтиҗәдә, эшләренә күп зарар килә. Ләкин Нух галәйһиссәламнең кавеме фикерли торган булмый һәм алар динне кабул итмиләр. Нух галәйһиссәлам үзенең кавемен бик озак еллар дәвамында Аллаһ диненә чакыра, ләкин ул халык аны тыңламый. Нух пәйгамбәрнең Аллаһ ризалыгы өчен ачуы килә һәм алар динне кабул итәрләр дигән өметен өзә. Ул Аллаһтан сорый: “И Раббым! Җир йөзендә кяферләрдән яшәү урыннарында беркемне дә исән калдырма! Чөнки Син аларны калдырсаң, Синең колларыңны адаштырырлар. Алар кяфер һәм гөнаһлы кешеләрдән башка беркемне дә тудырмаслар.” Коръән:71:26-27).

Аллаһы Тәгалә бу доганы кабул итә, кяферләрнең юкка чыгуын тели, һәм Нух галәйһиссәламгә кирәкле күрсәтмәләр бирә: “Безнең саклавыбыз белән һәм вәхиебез белән көймә яса. Золым кылган кешеләр өчен исә Миннән сорама. Һичшиксез, алар суга батырылачаклар”. Коръән: 11:37.

Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламнең догасын кабул итә.Ул аңа зур көймә төзергә куша. Нух пәйгамбәр көймәне төзеп бетергәннән соң көн-төн туктамыйча яңгыр ява башлый. Аллаһ Нух галәйһиссәламгә һәм аңа иярүчеләргә көймәгә утырырга куша. Шулай ук көймәгә бөтен кош һәм хайваннарны парлап алып керергә кушыла. Нух галәйһиссәлам Аллаһ Тәгалә кушканча эшли.

Ул үзе белән көймәгә бөтен иман китергән кешеләрне, шулай ук хайван һәм кошларны парлап ала. Көймә дулкыннарда тауга охшап йөзеп китә. Җирдә калган кешеләр су басудан котылырга теләп, тау башларына менә башлыйлар, ләкин су барлык коры җирне дә басып ала. Аллаһка ышанмаган кешеләр батканнан соң, Аллаһ Тәгалә теләге буенча яңгыр басыла, су җиргә сеңә. Көймә Җувдий дигән тауда туктый. Һәм Аллаһ әйтә: “ Ий Нух, Безнең тарафтан имин булып көймәдән төш, сиңа һәм синең белән булган мөэминнәргә күп бәрәкәт булган хәлдә көймәдән төшегез, дәхи сезнең нәселдән булган бер өммәтне дөньяда файдаландырырбыз, соңрак, азганнары өчен, аларга Бездән рәнҗеткүче газаб ирешер”. (Коръән:11:48).

Нух галәйһиссәламгә иман китергәннәр һәм хак динне кабул иткәннәр, аннары су басуны кичереп, иминлеккә ирешкәннәр. Шулай итеп, кешеләрнең яңа буыны Нух галәйһиссәлам өммәтеннән килеп чыккан һәм җир шары буйлап таралган. Бер риваять буенча, кешеләрнең яңа буыны Нух галәйһиссәлам улларыннан килеп чыккан: Аллаһы Тәгалә: “Без аны (ул көймәнең истәлеген бик озак вакыт) бер билге буларак калдырдык, ләкин үгет алучылар бармы? Минем газабым һәм кисәтүләрем нинди булды соң!” Коръән:15-16.

“Без аны бер билге буларак калдырдык” дигән сүзләр шушы су басуның эзләре калачагын һәм кешеләргә аннан гыйбрәт алырга кирәклеген кисәтеп куя. Шуңа бу аятьтә су басуны өйрәнү өчен археологик эзләнүләр алып барылырга тиешлеге хакында да әйтелә.

Кадерле балалар! Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен булган әлеге китаптан сез Коръән аятьләрендә телгә алынган хайваннар, җан ияләре белән бәйле тарихи кыйссаларны табарсыз. Ул кыйссаларны укып, сез үзегезнең дөнья-ахирәткә булган карашыгызны киңәйтерсез, бик күп тарихи мәгьлүматлар алырсыз, пәйгамбәрләр тормышы белән танышырсыз, дөнья һәм яшәүнең мәгънәсе турында уйланырсыз. Ничек кенә булмасын, бу китап сезнең иманыгызны ныгытыр, зиһенегезне үстерер.

Әлеге китапны сез 14/1 йортында урнашкан татар китапханәсеннән алып укый аласыз.

Язманы Чаллы шәһәренең 12нче татар китапханәсе китапханәчесе Фәхертдинова С.М. әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев