Көмеш кыңгырау

Изге иман (Балалар өчен гакыйдә)

“Нәниләргә дин нигезләре”китабы буенча

            

  Алып баручы: Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әссәләмүгәләйкүм үә рахмәәтуллаһи үә бәракәтүһ. (Сезгә Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәракәтләре булсын). Аллаһ Тәгалә “Әнгам” сүрәсенең 53 аятендә: “...Нигъмәтнең иң зурысы – Ислам динедер, шөкер итүнең иң зурысы – Ислам динен дөрес тотудыр”-ди. Бу фани дөньяда һәм Ахирәттә дә адәм балаларын бәхетле итәр өчен Аллаһ Раббыбыз барлык кешелеккә ислам динен биргән. (Әл-Гыймран сүрәсе 19 нчы аятендә: “Хак дин, Аллаһ дине – Исламдыр”-ди.

Бала:

Диннең нигезе - өчәү:

Ислам, Иман, Ихсан, кара-

Тик Алаһыга буйсыну.

Ислам шул, шикләнмә моңа.

Йөрәк һәм сүздә ышану-

Сүз бара иман турында.

Ихсан-эштә, уйларыңда,

Сүзләреңдә эчкерсезлек.

Аллаһыбыз белеп тора,

Барысын да күреп тора.

Бала:

Мөселман булырга теләсәң

Хезмәт итү зарур Аллаһыга,

Ызгыш-бәхәсләрсез яшәү

Һәм тик Аңа буйсынырга.

Кушканнарын үтәргә гел.

Тыйганыннан тыелырга.

Ислам шундый гүзәл дин ул,

Бирелгән бар халыкларга.

А.б. «Аллаһның Илчесе, саләллаһу галәйһи вәсәлләм, әйткән: "Ислам биш баганага нигезләнә – Аллаһтан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд (с.г.в.) – Аның илчесе булуына шәһадәтлек китерүгә, намаз укуга, зәкәт түләүгә, Рамазан аенда ураза тотуга  һәм Хаҗ кылуга "».

Бала:

Исламның биш терәге бар-

Әзер тор үтәргә барын

Аллаһ риза булсын синнән,

Ачсын Җәннәт капкаларын.

Үзең сана дустым: шәһадәт,

Биш тапкыр намаз көнгә.

Онытма зәкать, уразаны.

Булдыра алсаң әгәр дә-

Хаҗ кылырга Мәккәгә.

А.б.Шәһәдәт ул -“Лә-ә-ә иләһә илләЛлаһу үә әшһәдү әннә Мүхәмәдән расулү-Ллаһ”.“Таныклык бирәм, бер Аллаһтан башка гыйбәдәт кылырга лаек зат юк, һәм таныклык бирәм, Мөхәммәд –Аллаһының илчесе”-дип әйтү.

Бала:

Беренче терәк –ул шәһадәт,

Бер Аллаһыга ышану кирәк.

Гыйбадәт бер Аллаһыга,

Шик тотмаска бу турыда.

Аның кебек бүтән иләһә юк,

Аллаһыбыз бөек, көчле.

Мөхәммәд (с.г.в.) -Аның илчесе,

Коръән башлап  аңа төште.

А.б. Аллаһ Тәгалә “Зәрият”сүрәсенең 56нчы аятендә: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Үземә гыйбәдәт кылсыннар өчен генә яраттым» - ди. Әгәр дә кеше намазны ихластан укыса, ул аның әхлагын яхшы якка үзгәртә һәм гөнаһлы гамәлләрдән туктата. Намаз кешенең бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле булуының һәм уңышка ирешүенең сәбәбе булып тора.

Бала:

Икенче терәк- ул биш намаз,

Аны үтәү- катгый таләп,

Юнәл кыйбла тарафына.

Мактаулар әйт Аллаһыга.

Төнлә, иртән һәм өйләдә

Сәҗдә кыл, син, дустым, Аңа.

Өйләдән соң һәм кичен дә

Тап төшермә намазыңа.

Бала:

Өченче терәк – зәкать булыр.

Уртаклашу байлыгыңнан.

Төгәл сана да акчаңны,

Өлеш чыгар ярлыларга.

Бу дөньяда бирүчеләр

Тик бәхеткә ирешерләр.

Комсыз һәм саран бәндәләр

Югалтулар кичерерләр.

А.б. Байлыгы булган һәр мөселман елына бер тапкыр зәкать түләргә тиеш.( нисабы-күләме шәригать кушканча җитәрлек булса) Аллаһы Тәгалә “Маидә”сүрәсенең 55нче аятендә:”Сезнең дустыгыз бары тик Аллаһтыр, Рәсүлдер, иманлылардыр: алар Аллаһның  әмерләренә буйсынучылар, намаз укырлар, зәкать   бирерләр,”- дип хәбәр итә.

Бала:

 Дүртенче терәк – ул ураза,

Бар кешегә мөһим гамәл.

Һәркем белә-Рамазанда

Аллаһыдан олуг бүләк-

Корьән аятьләре иңгән.

Яңа ай туган чагында

Изге Рамазан башлана.

Таңнан кояш баткангача

Су да йотма һәм ашама.

А.б. Аллаһы Тәгалә  Коръәндә “Бәкара”сүрәсенең 185нче аятендә: ”Рамазан ае кешеләргә туры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын”-ди.

Бала:

Бишенче терәк-Мәккәгә Хаҗ,

Мөмкинлегең булса әгәр.

Ләкин кирәк тырышырга-

Аллаһыдан бүләк көтәр.

Монда- изге Кәгъбәтулла,

Аны күрү зур сөенеч.

Аллаһу Әкбәр! дип сәлам бир,

Татлы зәм-зәм суларын эч.

А.б.Мәккәгә Хаҗ кылырга бару - Исламның бишенче баганасы. Кешеләр арасында Хаҗга баруның кирәклеге турында хәбәр тарат.”-ди Аллаһ “Хаҗ”сүрәсенең 27аятендә.    Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.) әйткән:”Кабул булган хаҗның бүләге- Җәннәт”.

 

                                               Иман шартлары:

А.б.Иман- ул ихлас күңелдән Аллаһка ышану, Аның фәрештәләренә, изге китапларына, пәйгамбәрләренә, шулай ук Кыямәт көне булачагына, үлгәннән соң терелүгә һәм тәкъдирнең яхшысы да яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына ышану.

Бала:

Иманның бар алты терәге,

Бел син, дустым,аларны:

ЫШАНУ бер Аллаһыга,

Фәрештәләр, китапларга-

Чын дөреслек аларда.

Кешеләргә җибәрелгән

Пәйгамбәрләргә тагын,

Кыямәт көн киләсенә,

Тәкъдиренә Аллаһының                                              

А.б.Аллаһы Тәгаләгә иман – Аның барлыгына, берлегенә инану. Әхлакка иң нык тәэсир иткәне Аллаһы Тәгаләгә ышану.  “Аллаһ аларның күңелләрендә ниләр барын бик яхшы белеп тора”. “Иншикак”сүрәсе 23нче аять. 

Бала:

Аллаһыга ышан чын күңелдән,

Тик аңарга җиткер теләгеңне.

Һич шикләнмә,Раббыбыз ул,

Бирә сиңа ризык-тәгамеңне.

Һич берәүгә гыйбәдәтләр кылма,

Аллаһыбыз өчен тырыш бары.

Тирәбездә безнең ниләр булса,

Һәммәсе дә Аның яра(л)тканы.

 А.б. Фәрештәләргә ышану мөселманга гөнаһлардан тыелуда да ярдәм итә, ялгыз калган вакытта да Аллаһы Тәгалә күреп, белеп, ишетеп тора, ә язучы фәрештәләр аның һәр гамәлен, һәр сүзен теркәп баралар. “Адәмнәрнең уң ягында (савапларын) һәм сул ягында (гөнаһларын) гамәлләрен язып баручы ике фәрештә бар”. “Инфитар”сүрәсе 10-14 аятьләр.

Бала:

Һәр мөселман нык ышана:

Фәрештәләр сакта тора.

Ике иңдә торганнары

Язып бара гамәлләрне

Аларны Аллаһ нурдан яра(л)ткан,

Йөкләгән изге эшләр.

Ул кушканны үтәгәндә,

Ару-талу белмәсләр.

 А.Китапларга иман. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә китаплар иңдергән. Бу китапларда кешеләр өчен Аллаһның һидәяте (туры юлы).Аның әмерләре һәм тыюлары бәян ителгән.   

Бала:

Китапларга ышанычың сакла,

Аларны илчеләр җиткергән.

Бердәнбер туры юл күрсәтеп,

Һәр сүзен Аллаһы иңдергән.

Ибраһимга сәхифәләр иңгән,

Таүрат-Муса галәйһиссәламгә,

Давытка-Зәбүр, Инҗил-Гайсә галәйһиссәламгә,

Коръән   иңгән Мөхәммәд с.г.в.гә.

А.б.Пәйгамбәрләргә иман. Аллаһы Тәгалә һәрбер халыкка пәйгамбәр җибәргән. Алар -кешеләрне бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакырганнар, изгелек кылучыларны савап белән сөендергәннәр, гөнаһ кылучыларны газап белән кисәткәннәр. “Сөенечле хәбәр тапшырыр өчен, кисәтүче хәбәрләр китерер өчен, пәйгамбәрләр  күндердек; бәндәләр пәйгамбәрләрдән соң Аллаһ каршында (без моны белмәдек, безгә Китап иңдерелмәде, рәсүлләрне без күрмәдек, без ул эшнең гөнаһ икәнен белмәдек, белгән булсак, эшләмәгән булыр идек, дип) сылтау табып, акланмасыннар өчен. Аллаһ гыйззәт вә хикмәт ияседер.” “Ниса”сүрәсе 165нче аять.

Бала:

Аллаһының пәйгамбәрләренә

Һичшиксез ышан, алар

Бернидән дә курыкмыйча,

Аллаһы турында сөйләгән,

Гыйбадәткә чакырган.

Адәм,Нух,Йосыф,Гайсә,

Ибраһим, Давыт, Муса...

Егерме бише аларның

Коръәндә урын алган.

Иң мөһим сүз Аллаһыдан-

Хәбибе Мәхәммәт с.г.в.гә.

 А.б.  Кыямәт- көненә иман.

Кыямәт көненә ышану, Аллаһка иманнан кала, мөселманның әхлагына тәэсир итүче иң олы нигез ул. Аллаһы Тәгалә “Нәхел”сүрәсенең 60нчы аятендә:“Ахирәткә ышанмаганнар яман гадәтле була. Иң күркәм сыйфатлар Аллаһта (юлында) гына.Чөнки Ул һәрнәрсәдән өстен вә хикмәт иясдер-ди.”      

”Кем тузан бөртеге (зәррә) кадәрле генә игелек кылган булса, хәттә шул да күренер. Кем тузан бөртеге кадәрле әшәкелек кылган булса, ул да күренер”.“Зилзилә”сүрәсе  7-8аятьләр.

Бала:

Кыямәткә ышаныч ныклы,

Җәннәт юлы катлаулы.

Тырышлык куй, кыл игелек.

Артыр шунда хәерлелек.

Кыямәт көнне Сур быргысы

Бар кешене торгызыр.

Ачылыр гомер китаплары..

Яхшылык һәм яманлыкны

Үлчәүләргә салдырыр.

  А.б.Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан икәненә иман.

    Тәкъдир –ул Аллаһ Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән язмыш. Тәкъдир ике төрле була.1.Үзгәрми торган тәкъдир.2.Үзгәрә торган тәкъдир. ”Әй адәмнәр! Дөреслектә, Без сезнең барыгызны да ир- белән хатыннан-Адәм галәйһиссәләм белән Һавадан –яраттык, һәм сезне төркем-төркем, кабилә-кабилә кылдык, бер – берегездән аерылып торсын өчен. Дөреслектә, сезнең хөрмәтлегез-Аллаһы Тәгалә каршында тәкъваларыгыздыр”.”Бүлмәләр” сүрәсе, 13нче аять.

Бала:

Шиксез ышан тәкъдиреңә,

Аны Аллаһ билгеләгән,

Һәм язганны үзгәртергә

Сиңа хокук бирелмәгән.

Нәрсә булган, бар һәм булыр-

Күптән язылган кешеләргә.

Яхшылыкка шөкерләр ит,

Кыенлыкта бул сабыр.

 А.б."Диндә ирексезләү юк,өндәү һәм өйрәтү бар" “Бәкара сүрәсе 256нче аять белән Аллаһ Раббыбыз безне үзенең кушканнарын үтәүдә, тыйганнарыннан тыелуда ирекле кылды. Яхшылык эшләсәк тә без ирекле, яманлык кылсак та без ирекле. Әмма шул юлларның кайсысын сайлап алуга карап гомеребезне дә төрлечә төгәллибез. Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: ”Сезнең хәерле булганнарыгыз шул - ул ахирәте өчен дөньясын ташламас һәм дөньясы өчен ахирәтне куймас, бәлки икесе өчен дә тырышыр, кешегә йөк булмас.Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүү- үә кыйнәә газәәбән-нәәәр. Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда, да, ахирәттә дә яхшылыкны бир. Безне ут газабыннан да Үзең сакла! Әәмиин.

 

“Нәниләргә дин нигезләре”китабы буенча

төзүче 12 нче санлы татар китапханәсе китапханәчесе

 Сөмбелә Фәхертдинова. Яр Чаллы.

                

 

 

 

                                   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: