Көмеш кыңгырау

Дингә – хикмәт белән

Без бит читләр тормышыннан гыйбрәт, сабак алырга күнеккән. Ә менә үзебезгә кагылганны кайсыбыз гына ярата микән? Яратмыйбыз...

Безнең якларда дин көчле. Туганнарым бүген барысы да диярлек шәригать кушканча яшәргә тырышучылар. Шуңа күрә, авылда миңа дини йолалар, исламдагы тәртипләр турында еш ишетергә туры килә. Әле бу юлы да, ике-өч хатын-кыз җыелышкач, мөселман киемнәре турында сүз чыкты. «Чаллыда яңа кибет ачылды бит әле. Беркөнне кереп күлмәкләр карап чыктым», – дидем мин. «Кием белән генә булмый, күңелдә булмаса», – дип искәртте шунда туганнан туган сеңелем.

Дини мәсьәләдә бәхәсләшә торган гадәтем юк – шуңа эндәшмәдем, «Кеше күңелен каян беләсең син?», – дип каршы төшмәдем. Әмма ничектер уйландырды да, борчыды да мине бу сүзләр. Борчыды, чөнки сеңелем миннән 20 яшькә кечерәк. Ул үзем карап үстергән бала гына бит әле! Аның миңа болай саксыз сүз әйтергә хакы да юк иде төсле. Тик, сез игътибар итәсез микән, дин тотучы, мәчеткә, мәдрәсәгә йөрүче яшьләрдә үзләрен башкалардан өстенрәк кую, «Башкалар ялгыш яши, ә мин дөрес» дигән инану сизелә түгелме? Һәм нәкъ менә шушы инану аларга өлкәннәр белән дә югарыданрак сөйләшергә мөмкинлек бирәдер шикелле!

Ислам динен тотучылар дәгъвәт белән шөгыльләнергә бурычлы, дип каршы төшәр кайберәүләр. Ләкин: «Нигә син намаз укымыйсың?», «Нигә башыңа яулык бәйләп йөрмисең?» кебек артык гади, беркатлы «бәйләнүләр» дәгъвәт булып санала ала микән соң? Мөгаен, юктыр. Чөнки алар кеше күңелендә уңай тәэсирдән бигрәк, каршылыклырак тойгы, хәтта күпмедер дәрәҗәдә ризасызлык та уятырга мөмкиннәр. Ә уңай йогынты ясау өчен башкарак сүзләр, башкарак алымнар эзләргә кирәктер.

Бу хакта Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла белән дә сөйләшеп утырганыбыз булды. Соравымны бик дөрес аңлады хәзрәт. Һәм игътибарга лаек сүзләр әйтте: «Ходай дингә чакырганда, «хикмәт» белән чакырырга кушкан», – диде. бу хакта дини даирәдә дә сөйләшәләр, бүген мәдрәсәләрдә яшьләрне дәгъвәт кылу серләренә өйрәтү дә бар. Әмма дәгъвәт өчен, күрәсең, әзер материал гына җитмидер. Тагын бер нәрсә мөһим – ул дингә килгән кешенең дәгъвәт кылырга рухи яктан әзерлеге. Бу урында тагын Әлфәс хәзрәт сүзләрен мисалга китерү урынлы булыр. «Коръән – фикерли белүчеләр өчен...» – дигән иде ул. Дәгъвәт кылучының уйлый-фикерли, нәтиҗә ясый белүе дә, кеше белән аралашу өчен кирәкле психология, фәлсәфә кебек дөньяви фәннәрдән хәбәрдарлыгы да, тормыш тәҗрибәсе булу да әһәмияткә ия, күрәсең.

Бу хакта дәгъвәт дәресләрендә укытыла микән, юк микән, әмма, миңа калса, иң нәтиҗәле дәгъвәт – ул әңгәмәдәшеңә үз «тарихыңны», ничек дингә килүеңне, ничек намазга басуыңны сөйләү. Без бит читләр тормышыннан гыйбрәт, сабак алырга күнеккән. Ә менә үзебезгә кагылганны кайсыбыз гына ярата микән? Яратмыйбыз...

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: