Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

БДИда... ата-аналар сынала.       

 Сүз дә юк, имтиханнар – бик тә шәхси эш. Ә әти-әнигә «нишләргә икән» дип борчылудан башка чара юк, чөнки өлкәннәр инде бу вакытта үзләреннән торганның барысын да эшләгән була. Мәсәлән, баласына репетитор тапкан, укыткан. Әмма ата-ананың ярдәме моның белән генә бетми әле. Баланың БДИ кебек җитди сынауларга  психологик яктан әзерлеген дә кайгыртырга кирәк. 

Сүз дә юк, имтиханнар – бик тә шәхси эш. Ә әти-әнигә «нишләргә икән» дип борчылудан башка чара юк, чөнки өлкәннәр инде бу вакытта үзләреннән торганның барысын да эшләгән була. Мәсәлән, баласына репетитор тапкан, укыткан. Әмма ата-ананың ярдәме моның белән генә бетми әле. Баланың БДИ кебек җитди сынауларга  психологик яктан әзерлеген дә кайгыртырга кирәк.

 Балага ничек булышырга?

Хәленә керегез. Борчулы чагында баланы аңларга һәм аңа булдыра алганча ярдәм итәргә тырышыгыз.Тәнкыйтьләмәгез, тавышыгызны да күтәрмәгез.Әгәр ярдәм сораса - булышыгыз, комачауламаска кушса - комачауламагыз.

Куркытмагыз. Имтиханнарның катлаулы булачагын, зур җаваплылык икәнен һаман исенә төшереп тормагыз. Бу гамәлегездән файда юк, киресенчә, балада хисләр каршылыгы тудырып, аның үз-үзенә ышанычын гына югалтуыгыз  бар.

Мактагыз.Ихлас күңелегездән: «Мин сине бик яратам, син булдырачаксың», дип ешрак әйтегез. «Яхшы сүздән соң, хәтта кактуслар да әйбәтрәк үсә», -диләр бит. Шуның кебек, мактау,тырышыбрак укырга дәртләндереп җибәрү кирәк. Тынычландырыгыз. Аеруча имтихан алдыннан баланың борчуын киметергә тырышыгыз.

Үсендереп җибәрегез. Яхшы итеп башкарган эшләрен мактагыз. Аның көчле якларын табыгыз һәм шуңа таяныгыз.

Үз-үзенә ышанычын арттырыгыз. Бала, булдыра алмам дип, күбрәк курыккан саен хата җибәрү мөмкинлеге арта. Бер үк вакытта йомшак та, кырыс та булыгыз, әмма хөкемдарга гына әверелмәгез.

Сәламәтлеген кайгыртыгыз. Балагыз белән кызыксынып торыгыз. Аның хәле начарланып китүен, мәсәлән, артык талчыгуын сездән башка беркем дә вакытында күреп кала алмый. Имтиханга әзерләнү режимын ничек үтәвен истә тотыгыз.                                                                                        

 Инна Идрисова, психолог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев