Көмеш кыңгырау

Әгәр мин тыл­сым­чы бул­сам...

әгәр мин тылсымчы булсам...

Әгәр мин тыл­сым­чы бул­сам, иң бе­рен­че эш итеп авы­ру ба­ла­лар­ны, олы яшь­тә бул­ган апа-абый­лар­ны те­рел­тер идем. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, дөнь­я­да авы­ру ке­ше­ләр бай­так.

Ан­нан соң, мин җир йө­зен бө­тен бул­ган чүп-чар­лар­дан арын­ды­рыр идем. Бар ке­ше­гә дә чис­та­лык, ма­тур­лык, як­ты­лык ошый бит, дө­рес­ме?

Әгәр тыл­сым­чы бул­сам, мин үзем­нең әти-әни­ем­не гел яшь, чи­бәр, як­ты кү­ңел­ле һәм ак­тив итеп то­тар идем. Алар бе­лән ерак ил­ләр­гә дөнья ги­зәр­гә ба­рыр идем.

Әгәр мин тыл­сым­чы бул­сам, үзе­мә ки­рәк ва­кыт­та ел фа­сы­лын үз­гәр­тер идем. Ки­рәк бул­са, яң­гыр яу­ды­рыр, җил ис­те­рер, кар яу­дыр­ган бу­лыр идем. Мин тыл­сым­чы бул­ган бул­сам, ке­ше­ләр авыр­мас, су­гыш­лар бул­мас, ке­ше­ләр бә­хет­ле, та­ту бу­лып яшәр­ләр иде. Һәм бө­тен ке­ше ми­ңа рәх­мәт­ле бу­лыр иде. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: