Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Абыем солдаттан кайтты

Абый армиягә үзе теләп китте. Хезмәте турында бер сүз сөйләтеп булмый.

Абыем Сабиров Рафаэль Россия Армиясе сафларында ракета гаскәрләрендә укчы (стрелок) булып хезмәт итте. Ул Саратов өлкәсенең Светлый поселогында хәрби бурычын намус белән үтәп, туган җиребезгә – Теләкәйгә кайтты.

Абый армиягә үзе теләп китте. Хезмәте турында бер сүз сөйләтеп булмый. “Барсы да әйбәт”, - дип кенә куя. Абый хезмәт иткән хәрби часть командирыннан грамота белән бүләкләнде.

Генерал-майор М.В. Баитов язган хатта: “Сезнең улыгыз ракета гаскәрләрендә бурычын намуслы үти. Сез илебезнең чын сакчысын үстергәнсез, улыгыз белән горурлана аласыз. Улыгызны яхшы тәрбияләгәнегез өчен сезгә рәхмәт җиткерәбез”, - диелгән. Абыем үзенең грамотасын безгә почта аша җибәрде. Аның турындагы шушы хәбәргә мин сөендем, әти-әниемнең дә күңеле шатлык хисләре белән тулды.

Мин абыем белән бик горурланам. Аның кебек кыю, көчле һәм курку белмәс кеше буласым килә.

19 нчы ноябрь – ракета көне буларак билгеләп үтелә. Рафаэль абыемны әлеге бәйрәм белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, шатлык-куанычларга күмелеп яшәвен телим!

Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 3 нче класс укучысы Сабирова Гөлмирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев