Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Декабрист чәчәк атмаса

Календарьдән читкә тайпылмасын, ел саен үз вакытында купшы чәчәк атсын өчен, декабристка тиешле тәрбия кирәк.

Декабрист гөленең чын исеме- Зигокактус  яки Шлюмбергера. Нәкъ декабрьдә чәчәк атуы сәбәпле, ул бар  кешегә  дә «Декабрист» исеме белән таныш. Календарьдән тайпылмасын, ел саен үз вакытында купшы чәчәк атсын өчен, аңа тиешле тәрбия кирәк.

Яктылык. Декабристның чәчәк ата алмавына яктылык җитмәү сәбәпче булырга мөмкин. Гөл туры кояш нурларын яратмаса да, аны яктылыктан мәхрүм итәргә ярамый. Аеруча җәйге чорда. Гөлне бакчага, балконга күләгәле урынга чыгарып кую яхшы.

Су  сибү. Декабристка суны чамалап, әмма дымга мохтаҗлык кичермәслек  итеп сибәргә кирәк. Җәен күбрәк су сибү сорала, чөнки көзнең беренче аенда аның чәчәк бөреләре формалаша. Бу- үсемлек өчен  мөһим  процесс. Шушы чорда суга кытлык кичергән гөл чәчәк атарга әзерләнә алмый.

Күчереп утырту. Гөлне  ел саен алдагысыннан зуррак чүлмәккә күчереп утырту  сорала. Декабристка олы чүлмәк кирәкми, чөнки аның тамыр системасы зур түгел, югыйсә, ул  буш «территорияне» биләп алу өчен котырып үсә башлый.Бу, билгеле, аның  чәчәк атуын тоткарлаячак.

Температура. Чәчәк ату чорында, ягъни кышын, температура 12-16 градус тирәсе булырга  тиеш. Бу - декаристны чәчәк арттыру өчен идеаль температура. Шуннан  түбәнрәк яки югарырак булса,  үсемлекнең тамырлары чери, ул чиргә бирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X