Көмеш кыңгырау

7 май 2018 яңалыклары

  • 7 май 2018 - 12:07
    Таныш булыгыз!
    Моң чишмәсе Мин сезне үзебезнең бакчага йөрүче Ләйсән Камалова белән таныштырам. Аңа 7 яшь, ул бик уңган һәм тырыш татар кызы. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Тел белү, чыннан да, хәзинәгә тиң. Безнең Ләйсән бу хәзинәне кечкенәдән үк туплый башлый. Бик күп...
    58
    0
    0
  • 7 май 2018 - 12:00
    Менделеев олимпиадасы
    Минскта химия буенча 52нче Халыкара Менделеев олимпиадасы узды. Биредә 22 илдән вәкилләр катнашты. Россия җыелма командасы 7 алтын һәм 3 көмеш медаль яулады. Алтын медальгә ия булучылар арасында Татарстан Республикасының Түбән Кама районындагы 35нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Андрей Кобелев та бар.
    74
    0
    0
  • 7 май 2018 - 11:43
    Уеннан уймак
    Аяз белән Га­яз­ны авылда "агы­лый белән тагылый" дип йөр­тәләр. Чөн­ки алар бер-бер­сен­нән бер адым да кал­мый­лар. Ир­тән йокыдан күз­ләрен ачу­га, Аяз Га­яз­лар­га йөгерә. Ут бор­часы кебек тик­тор­мас малай­ның көн дә бер пла­ны туып кына тора. Бүген дә ул дус­тын яңа кор­ган пла­ны белән таныш­тыр­ды. - Әй­дә, бүген төн­лә Гайшә әбинең...
    118
    0
    2
  • 7 май 2018 - 11:35
    4нче мәктәп укучылары иҗаты
    Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Безнең Чаллы шәһәрендәге 4нче мәктәп укучылары татар теле дәресләрендә бик матур шигырьләр иҗат итәләр. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Азалия Шиһапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Сихри иртә Язның аяз бер иртәсен Бизәмәк булган суык. Ак яфрак ярган барчасы - Урманда агач, куак. Зөбәрҗәтләр җемелдәшә, Кояшлы,...
    57
    0
    0
  • 7 май 2018 - 08:49
    Кариевлылар Габдулла Кариевны искә алырга чакыра
    2018 елның 8 маенда татар театрына нигез салучыларның берсе - бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 132 ел тула. Бу көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Габдулла Кариевның туган авылы Күлбай-Морасада "Бер мәхәббәт тарихы" спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль Габдулла Кариевның тууына 132 ел тулу һәм...
    74
    0
    0
Реклама
Ночной режим