Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Яңа бәйге: «Көзнең күңелле мизгелләре»

  Фотолар  15 нче  ноябрьгә кадәр кабул ителә.   Бәйгенең  нәтиҗәләре 1 нче декабрьдән дә соңга калмый игълан ителәчәк.

«Көзнең  күңелле мизгелләре»  фотобәйгесе

         Бәйге  балаларның эстетик һәм экологик тәрбиясен үстерү максатында үткәрелә.

         Фотобәйгегә  3 яшьтән 16 яшькәчә балаларның фотосурәтләре кабул ителә.

         Шартлары:

         1.Фотода көзге табигатьнең матурлыгы  фонында  балаларның  көзге уеннары, эшләре, мавыгулары  күренергә тиеш.

         2.Фотоның  кызыклы исем белән аталуы игътибарга алыначак.

          3.Баланың исем-фамилиясе, яше һәм кайдан икәне  күрсәтелергә тиеш.

         4.Фотография зурлыгы 480*360 үлчәменнән ким булмаска ә авырлыгы 1 Мб тан артмаска тиеш.

         Иң шәп фото (1 нче урын)  газетабызның беренче битендә урын алачак. Сайтта тавыш  бирү  (лайклар) буенча  беренче бишлеккә кергән   фотолар бәйге  нәтиҗәләре  ясалган сәхифәбезгә  кертеләчәк.

         Җиңүчеләр  (1-3  нче урыннар)   "Көмеш кыңгырау" республика балалар газетасының дипломына ия булачак, барлык катнашучыларга эле

   Фотолар  15 нче  ноябрьгә кадәр кабул ителә.

         Бәйгенең  нәтиҗәләре 1 нче декабрьдән дә соңга калмый игълан ителәчәк.

ктрон варианттагы сертификатлар  тапшырылачак.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев