Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

VI республика иҗат бәйгесе башланды

ТР Үзәк сайлау комиссиясе физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары!” VI республика иҗади конкурсында катнашу өчен материаллар кабул итә башланды. Анда 14 тән 30 яшькәчә булган барлык категория инвалидлар катнаша ала.  

Конкурска төрле номинацияләрдә үзең иҗат иткән, сайлаулар тарихына, сайлау хокукына һәм процессына багышланган шигырьләр, хикәяләр һәм иншалар кабул ителә. Шулай ук декоратив-гамәли сәнгать характерындагы эшләрне: картина, панно, композиция, видеороликлар һәм башкаларны юлларга була.

Иҗади эшләр татар яки рус телләрендә кабул ителә. Аларны 31 октябрьдән дә соңга калмыйча, компьютерда басылган һәм электрон версиядә тапшыру сорала. Сайлап алу турыннан соң иң яхшы өч иҗади эш конкурсның финал этабына җибәрелә.

Материалларны “Конкурс” тамгасы белән 420095, Казан шәһәре, Серов урамы, 3 нче йорт адресы буенча Сукырлар өчен Республика махсус китапханәсе адресына юлларга кирәк. Электрон почта адресы: rsbc@yandex.ru.

Конкурсның икенче этабы 1-30 ноябрьгә кадәр уза. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев