Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Туган ягым»

Дуслар! 9 августта без инстаграмда «Туган ягым» дигән марафон игълан иткән идек.

Анда катнашу өчен үзегезнең туган авылыгыз/шәһәрегезнең иң матур җиренә басып туган якка багышланган әсәр башкарырга һәм видеоязманы үзегезнең сәхифәгезгә урнаштырырга кирәк иде. Бу марафонга шулкадәр иҗади якын килүегез өчен бик зур рәхмәт. Җибәргән видеоклипларыгызны рәхәтләнеп карадык һәм сайтыбызга да урнаштыра бардык.

Нәтиҗә ясар вакыт җитте һәм без әлеге марафонның 5 катнашучысын тәбриклибез!

Әйдәгез алар белән танышып үтик.

Әгерҗе шәһәреннән Гөлназ Рәшитова туган шәһәре турында үзе язган шигырен тәкъдим итте. Видеоклипны иң беренче булып җибәрүче дә Гөлназ иде. Ул хәзер Казан педагогика көллиятенең 1нче курсында укый, туган ягын чиксез сагына.

Поезд килә ерактан,

Юл тотам Әгерҗегә.

Тизрәк кайтам чит яктан

Минем туган җиремә.

Кайтып төшкәч каршы ала

Әгерҗемнең вокзалы.

Чакырып тора үзенә

Искиткеч урманнары.

Кичтән үтәм Әгерҗемнең

Киң, якты урамыннан.

Искә төшә балачагым

Карам үтәм һәр ягыннан.

Ничә ел үтеп китсә дә,

Әгерҗем сагындыра.

Туган як ул хәтердә

Һәрчак зур эз калдыра.

Гөлназны  «Иң иҗади видеоклип» номинациясендә җиңүе белән котлыйбыз.


Актаныш районы Әгбәс башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Насыйрова Резеда балалар шагыйре Илгизәр Солтанның «Безнең авыл» шигыре белән катнашты. Карагыз әле, ничек тырышып укый шигырьне Резеда!

Безнең авыл бик матур –

Урман якын булганга.

Су буендагы талларга,

Сандугачлар кунганга.

Безнең урам бик матур

Өйләр якты булганга.

Һәр көн саен тәрәзләргә

Кояш нуры кунганга.

Безнең өй дә бик матур

Матур ул мин булганга.

Ә мин нигә соң матур?

Матур җирдә туганга.

Тәрәзәне ачып куям

Мин елмаеп торам да.

Йөгереп чыгам урамга

Матур җирдә уйнарга.

Резеда «Иң сәнгатьле башкаручы» номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз!


Арча районы Апаз авылыннан Гөлназ Бәширова-Төхвәтуллина үзенең туган авылы күренешләрен Фәнис Яруллиның «Туган ягы кирәк кешегә» шигыре белән тәкъдим итте.


Читтә йөргән чакта сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,-

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңеле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә,-

Бер сафланып килер өчен тагын

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә -

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Гөлназның клибыннан күренгәнчә, ул бик хәрәкәтчән һәм эзләнүчән кеше. «Тормышның матурлыгыннан, кешеләрдә булган яхшылыклардан, яратудан көч алып, тиз уйлап, әкрен эшләп, туган һәр көннән ямь табып яшим... Негативтан да позитив таба торганнардан мин» дип яза үзе турында Гөлназ. Гөлназны «Иң позитив видеоклип» дигән номинациядә җиңүче дип таптык.


Әлмәт шәһәрендә яшәүче Айсылу Галиева үзенең туган авылы Мөслим районы Сикия авылына багышланган клип ясаган. Туган якка кайту күңелле, тик авылның юкка чыгуы белән килешүе авыр шул.

«Туган авылыма кайтмаганыма быел 8 ел булган иде. Кияүгә чыгып, бала үстереп... үтеп киткән вакыт, сабыр ителгән. Үзем дә шаклар катам хәзер. 

Июль аенда кайтып килдек. Хисләр ташый башлаган иде инде, сагындыра. Ә августта сезнең бәйге чыккач, ни дә булса ясарга дип уйлап куйдым. Табигать матур чагында кайтып булмады. Көзге көннәргә калды шул, аның да яңгырлы көне... Ашыгып кына, 1 сәгать тә булмадык авылда... Клипны ясарга ярдәм иткән укучым Дианага да рәхмәтлемен, аңа ышанып кына чыктым инде юлына» - дип уртаклашты Айсылу ханым.

Клибында Айсылу ханым Асия Юнысыва һәм Физалия Дәүләтгәрева шигырьләрен кулланган. Әлеге клип «Иң бай эчтәлекле» дигән номинациядә җиңде.

Авылым хәтирәсе

Туган якка кайттым әле менә,
Сагындырган читтә гел йөреп.
Хәтирәләр уяу һәр тыкрыктан
Балачагым чыга йөгереп.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Эзләремне саклый Ык буйлары,
Бу сукмактан үрдәк, каз кудым.
Әрәмәдә бөрлегәннәр өздем,
Басмаларга басып кер юдым.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Өй түрендә мин утырткан сирень
Серен саклый башка берәүнең.
Якыннарым мине юксыналар,
Тик әлегә читтә йөримен.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Туган якка кайттым әле менә,
Урамнардан кат-кат урадым.
Балачагым йөрде арттан калмый
Авыл хәтеренә уранып.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Венер Мөхәммәдиев көе, Асия Юнысова сүзләре.

Җилфер-җилфер җилләр исеп үтте.
Әллә исә туган яклардан?
Бер өн ишеткәндәй булдым кинәт.
Әллә килде бала чаклардан?

“Кайт”, - дияме кемдер...

Кайтмас чакка
Юллар эзләп күңел саташа.
Салават күпере әллә инде
Туган өйгә барып тоташа?

Тамчылаган болыт туган җирнең
Дымын әллә җыеп килгәнме?
Шул тамчылар белән авылкаем,
Сәләм тапшыр аңа, дигәнме?

Шул ук Кояш инде. Үскәндәге.
Нурларыннан сукмак үрәм дә,
Балачакка кайтып күңелемдә,
Чабып йөрим яшел чирәмдә...
Физалия Дәүләтгәрәева.


Чаллы шәһәреннән Зәринә Сибәгатова Нәкый Исәнбәтнең “Өч матур сүз” шигырен сөйли.


– Әйт миңа син өч матур сүз,
Уйлап әйт син, бәбкәем!
– Мин яраткан иң матур сүз,
Иң якын сүз: әнкәем!

Калмый аннан бер матур сүз,
Һәрвакыт син әйткәнең.
– Бергә әйткән ул матур сүз:
– Әткәем дә әнкәем!

Бар өченче бер матур сүз.
Ул матур сүз – илкәем.
Анда бу йорт, төп бабамнар,
Илкәем – үз җиркәем.

Әлеге клипны иң камил клип дип таптык һәм төп җиңүче итеп Зәринә Сибәгатованы игълан итәбез. Ул "Күңел" радиосы хезмәткәре белән пиццериягә барачак.

Барлык катнашучылар да электрон варианттагы җиңүче дипломы һәм китаплар белән  бүләкләнә. Безнең белән элемтәгә керегез, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барыгыз да молодцы, тырышкансыз, эзләнгәнсез, зур көч сарыф иткәнсез. Алга таба да уңышлар сезгә!

    2
    X