Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Репост яса һәм автографлы китап от!» акциясе

Дуслар! «Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас» дигән безнең зирәк бабаларыбыз.Әгәр дә сез дә китапны иң кадерле бүләк саныйсыз икән, безнең ай саен булачак акциябезгә кушылыгыз. Февраль аенда без Зимфира Исламованың балалар өчен язылган «Матур көн» дип аталган шигырьләр китабын һәм «Язмыш аръягында кем көтә?» дип исемләнгән проза китабын уйнатабыз. Кеше бәхетен язмыштан көтәме, әллә, бәхеткә омтылып, язмышын үзе төзиме? Язучының бу китабына шул сорауларга җавап эзләгән, әхлакый темаларны яктырткан хикәяләре, повестьлары тупланган.

«Репост яса һәм автографлы китап от!» 

Моның өчен бары тик  ике шартны үтәү  зарур.

Шартлары үтә дә гади:
1.https://vk.com/public86120713 торырга;
2. Шушы язмага репост ясарга кирәк.
Акциягә  28 февральдә йомгак ясалачак.

Бүләк итеп Ф.Сафин, Р.Бәшәр, Ә.Ситдыйкова,  С.Якупова, А. Әхмәтгалиева, З.Исламова һ.б.  авторларның китаплары биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев