Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар! «Көмеш кыңгырау» газетасыннан әдәби квест

Җавапларыгызны көтеп калабыз!

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Көмеш кыңгырау» республика газетасы сайтында «ӘДӘБИ КВЕСТ» башлыйбыз. Аның максаты - Татарстан һәм аның кешеләре турында белемнәребезне барлау.

Квест барышында һәр атнаның үз биреме булачак. Җиңүчене атна саен билгелибез. Квестның азагына кадәр безнең белән булган актив катнашучыларны сюрприз көтә.

 

Беренче бирем мондый булыр:

 

«Көмеш кыңгырау» республика газетасының 2009-2018 еллардагы редакторы,  күренекле язучы Факил Сафин турында 10 факт бирелә. Шуларның кайсы дөрес, кайсы ялган икәнен билгеләргә кирәк.

 

Иң беренче дөрес җавапны биргән кешегә бүләкне үзенә сайлау мөмкинлеге бирәбез: балалар өчен китап яки телефонына 100 сум акча яки Чаллының картиналар галереясенә ике кешелек чакыру билеты.

 

Бары тик http://chelny-rt.ru сайтында калдырылган җаваплар гына кабул ителә!

 

Башладык!

 

1. Факил Сафин Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән.

2. Университетның тарих бүлегенә укырга керергә баргач,  керә алмыйча кайткан.

3. Беренче шигыре газетада 18 яшендә басылган.

4. Иң беренче һөнәре – шофер, икенчесе – киң профильле механизатор.

5. Факил Сафинның 17 чит илдә булганы бар.

6. Язучының иң беренче китабы 1992 елда басылган.

7. Факил Сафин - «Фән һәм мәктәп», «Мәйдан» журналларына нигез салучы һәм оештыручы.

8. Факил Сафин – 200гә якын җыр авторы.

9. Факил Сафинның иң беренче симфониясе 2005 елда Татарстан дәүләт симфоник оркестры тарафыннан башкарыла.

 10. Иң беренче үзйөрешле транспорты - «Электрон» мотороллеры.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    1.+ 2.- 3.+ 4.- 5.- 6.+ 7.+ 8.- 9.+ 10.-

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хәерле иртәләр! 2 нче факт дөрес түгел.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шулай ук 9нчы факт дөрес түгел дип саныйм.

        • аватар

          Комеш Кынгырау

          0

          0

          Хөрмәтле катнашучыларыбыз! Җиңүчене билгеләгәндә җиңелрәк булсын өчен җавап янына исемегезне калдырыгыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            1+,2-,3+,4+,5-,6+,7+,8-,9-,10- Чулпан

            Теги: әдәби квест