Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"Инновацияле конструкцияләрне төзи белүче мәктәп укучысы" бәйгесе

22 мартка кадәр мәктәп укучылары һәм студентлар "Инновацияле конструкцияләрне төзи белүче мәктәп укучысы" бәйгесенә гариза  тапшыра ала.

Талантлы, фәнни-техник иҗат белән мавыгучы һәм инновацияле проектларны тормышка ашыручы мәктәп укучылары һәм студентлары өчен Россиякүләм "ШУСТРИК" бәйгесе башланды. Бу турыда ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаризаларны гомуми белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һөнәри белем, урта һөнәри белем, югары һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар (18 яшькә кадәрге) тапшыра ала. Моның өчен проектны гамәлдә куллану буенча тәкъдимнәрне, техник сыйфатламаларны күрсәтергә, макетның фотосын, видеосын теркәргә кирәк.

"ШУСТРИК" Россиякүләм фәнни-техник иҗат конкурсын Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм фонды оештыра.

Гариза тапшыру өчен адрес: Innoshustrik@gmail.com.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/11/178592/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев